Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Роскомнадзор ВКонтакте, Twitter, Facebook соцчелтәрләрен блокировкалауга аңлатма биргән

Ведомство хәбәр иткәнчә, социаль челтәрләрнең ip-адреслары блокировкадан азат, ә реестрга эләгү система эшенең үзенчәлекләре белән бәйле.

Роскомнадзор социаль челтәрләрнең ip-адреслары блокировкаланмавы хакында белдергән. Бу хактагы хәбәр ведомствоның «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә дөнья күргән.

«Гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән Россия һәм чит ил социаль челтәрләре ip-адресларының блокировкалануы хакындагы хәбәрләргә бәйле рәвештә, шуны белдерәбез: социаль челтәрләрнең ip-адреслары блокировкадан азат», - диелә хәбәрдә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, кайбер ip-адресларның кыска гына вакытка реестрга эләгүе «система эшенең технологик үзенчәлекләре» белән бәйле. Элемтә операторларына социаль челтәрләргә керүне чикләү максатыннан әлеге адреслар җибәрелмәгән, дип ышандырганнар Роскомнадзорда.

Реклама

Фото: скриншот с сайта РКН

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев