Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Роналду китте – футбол калды

Узмады гомер зая: тере Роналдуны күрдек! Якшәмбе көнне әнә шулай дип мактанучылар байтак булды. Ниһаять, Казанга да Конфедерацияләр Кубогы килеп җитте. Беренче матчта Португалия белән Мексика очрашып, уен уртак нәтиҗәгә тәмамланды. Бу очрашуда тарихи вакыйга да булды.

Бәхет өчен күп кирәкми


Казанга соңгы елларда туристлар күп килә. Бу гадәти хәлгә әверелде. Ә менә аерым бер илдән берьюлы бу кадәр кешенең килгәне булды микән? Юктыр, мөгаен. Җитмәсә, Мексика якын җир дә түгел бит әле. Безнең халыкның күңеленә сериаллары белән кереп калган бу илдә үлеп футбол да яраталар. Әнә шуңа күрә океанның икенче ягына барып кайтыр өчен берни кызганмыйлар. Нәкъ менә Мексика җанатарлары футбол рухы алып килде Татарстан башкаласына. Казанда яшәп тә үзебездә Конфедерацияләр Кубогы узасын белмәгән халык исә кунаклар белән фотога төшеп калырга ашыкты.


Мексика җанатарлары күп булса да, Португалия җыелма командасына игътибар күбрәк булды. Нишләмәк кирәк, дөньяның иң кәттә саналган ике футболчысыннан берсе аларда уйный бит. Криштиану Роналдуның килүе - әлеге футбол бәйрәменең төп вакыйгасына әверелде. Нәрсә турында сөйләшер, ни хакында бәхәсләшер иде икән футбол сөючеләр, "Реал" уенчысы килмәсә? Роналдуны аэропортта да каршы алдылар, ул яшәгән кунакханә каршысында зур итеп рәсемен дә ясадылар, көне-төне ишек төбен дә сагаладылар - тик футболчы гына артык игътибар күрсәтмәде, интернеттагы сәхифәсендә Казанга рәхмәт әйтүдән ары китмәде ул. "Йолдызлык" авыруы белән генә бәйле түгел бу. Анысы да бардыр, әлбәттә. Тик битарафлыкның төп сәбәбе уенчы тирәсендә чыккан шау-шу белән бәйле. Дөньяда иң күп акча эшләүче Роналдуны Испаниядә салым түләүдән качып йөрүдә гаеплиләр. Суммасы аз түгел - 14,7 миллион евро. Аның өчен күпме икән бу, әллә азмы - чамалавы кыенрак. Футболчы исә үзен усал салымчылардан якламаганнары өчен "Реал" клубы җитәкчелегенә үпкәләгән һәм башка командага күчәргә йөри икән. Казанда ул, бүлмәсенә бикләнеп, кая китәргә дип уйлап яткан, имеш. Борчымасыннар өчен уенчы тирәсенә якын да җибәрмәделәр. Матбугат очрашуларында исә аның турындагы сораулар җавапсыз калды. Шулай да футболчының безнең хакта ни уйлаганын барыбер белдек. Баксаң, Роналду белән Казан мэры Илсур Метшин очрашкан икән. Менә бәхет! "Аның Казандагы кунакчыллыкка һәм җылы кабул итүләренә исе киткән. Шуңа күрә бар халыкка рәхмәт", - диде кичә Метшин.


Бәяне ФИФА билгели


Әле Конфедерацияләр Кубогында кайсы команданың кайда уйнаячагы билгеле булганчы ук, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Муткодан иң кәттә очрашуларны Казанга бирегез дип сораган иде. Матчлар узасы урын, билгеле булганча, жирәбә буенча ачыкланды, әмма Казанга чыннан да шәп уеннар эләкте. Португалия белән Мексика арасындагы очрашу да шулар өммәтеннән. Бу уенга тамашачының игътибары зур булыр дип өметләнделәр. Аз булмады. Әмма "Казан-Арена" бөтенләй тулмады. Халык билет бәясен кыйбатсынган, диләр. Бәяне исә халыкара футбол федерациясе (ФИФА) билгели. Очрашу алдыннан күп балалы гаиләләргә, балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларга, инвалидларга билет өләштеләр, башка алымнар да кулланылган. Шулай итеп, очрашуга 34 меңнән артык тамашачы җыелды. Ә стадионга 45 мең чамасы кеше сыя. Монысы - киләсе елда буласы Дөнья Чемпионаты алдыннан сабак булды. Конфедерацияләр Кубогы әнә шундый мәшәкатьләрне алдан хәл итү өчен дә уздырыла.


Билгеле булганча, әлеге зур ярышның беренче уены шимбә көнне Санкт-Петербургта узды. Ачылу тантанасы җырчы Алсуның "Ак каен" җырын башкаруы белән дә истә калды. Кигән киеме татарныкына бик үк охшамаса да, җыры безнеке иде. "Казан-Арена"да да ишетелде татар җырлары. Әмма төп чыгышны артистлар түгел, ә футболчылардан көттеләр. Дөресен әйткәндә, уенның башы артык рухландырмады. Барысы да Роналдуны көтте. Ул исә озак көттермәде. Нәкъ менә аның катнашында узган кискен һөҗүмнән соң португаллар туп кертте. Тик шунда ук "Казан-Арена" гына түгел, гомумән, футбол тарихында зур вакыйга булды. Туп кертү мизгелен видеокабатлау ярдәмендә яңадан тикшергәч, хөкемдарлар голны санамады. Әмма Роналдуны моның белән генә туктата торган түгел. Ачуы чыккан уенчы иптәшенә искиткеч шәп пас бирде: андый мөмкинлектән файдаланмау мөмкин түгел. Тик Мексика уенчылары әле беренче тайм тәмамланганчы ук исәпне тигезләп куйдылар. Икенче таймда Роналду тагын тырышты, португаллар янә алга чыкты. Очрашуның 86 нчы минуты иде бу. Тик Мексика өстәмә вакытта исәпне тигезләде һәм Россия командасын А төркемендә беренче урынга чыгарды. Безнекеләрнең - 3, Мексика белән Португалиянең исә 1әр очкосы бар. "Казан-Арена"да мондый уен булганы юк иде!


Роналду өметен өзми


Матч ахырында тамашачының Роналдуны очрашуның иң шәп уенчысы дип сайлавын игълан иттеләр. Гаҗәп түгел. Ул хәтта уен кырына чыкмаса да, Криштиану өчен тавыш бирерләр иде. Аның каравы журналистларда өмет пәйда булды: хәзер инде беркая да кача алмаячак. Ник дигәндә, иң яхшы уенчы матбугат очрашуына килергә тиеш - тәртибе шундый. Ә Роналду килмәде. Бераз җәрәхәт алган, табиб тикшерә диделәр. Стадионнан чыкканда футболчылар журналистлар яныннан узарга тиеш. Күрдек без Роналдуны, әмма күтәрелеп тә карамады. Ә футболчы чыкканчы каләм әһелләрен кисәтеп куйдылар: фотога төшерергә ярамый, алайса, киләсе матчларга кертмәячәкләр. Соңыннан уенчының бу матч хакындагы фикерләре пәйда булды. "Башка нәтиҗә көткән идек. Киләсе матчны отачакбыз һәм плэй-оффка чыгачакбыз", - дигән ул A Bola басмасы хәбәрчесенә.


Тренерлар исә матбугат очрашуында "Казан-Арена"ны мактады. "Тамашачыларга безнең уен ошый икән, бу бик яхшы. «Казан Арена» мине яхшы яктан гаҗәпләндерде. Атмосфера гаҗәеп иде. Без тамашачылар белән элемтәне тойдык. Уен кыры бик яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Бүгенге уен безне куандырды. Барлык оештыручыларга да шушындый искиткеч стадион өчен рәхмәтемне җиткерәм", - ди Мексиканың остазы Хуан Карлос Осорио. Кичә ике команда да Казаннан китеп барды. Дөрес, Мексика җыелма командасы Сочида уйнаганнан соң Татарстан башкаласына кабат әйләнеп кайтачак. 24 июнь көнне алар Россия футболчылары белән очраша. Криштиану Роналдуның исә Казанга тагын кайчан киләсен бер Ходай гына белә. Ул китте, ә тормыш дәвам итә.


Ярдәмсез калдырмаслар


Танылган футболчыны Казан Кремлендә дә көткәннәр. Тик ул анда барып тормаган. Бу хакта музей-тыюлык җитәкчесе Зилә Вәлиева әйтте. "Роналду Кремльгә барачак дип радиодан ишеттем. Белмим, кайсы чыганактан алганнардыр. Әлегә бездә кунак булган туристлар арасында спортчылар юк. Бу аңлашыла да, футболчыларның графигы бик тыгыз", - диде ул. Әмма кунаклар саны арткан. Якшәмбе көнне Казан Кремлендә 9 мең кеше кунак булган. Чагыштыру өчен, узган елның шушы ук чорында көненә уртача 7 мең ярым кеше теркәлгән. Билгеле булганча, башкалада кунаклар өчен күпсанлы мәдәни чаралар әзерләгәннәр. Республика театрлары үз сезонын дәвам итә. Музейлар исә яңадан-яңа күргәзмәләргә чакыра. Казанга берничә көнгә дип килүчеләр арасында Изге Болгар һәм Свияжск шәһәр-утравына барырга теләк белдерүчеләр дә күп икән.


Кем генә килсә дә, безнекеләр ярдәм күрсәтергә әзер. Монысын кичә узган матбугат очрашуында табиблар әйтте. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сүзләренә караганда, башкалада Конфедерацияләр Кубогы уеннарын медицина ягыннан тәэмин итүдә барлыгы 385 кеше катнаша. Табиблар спортчыларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча махсус әзерлек узган. "Казан-Арена"да 11 медицина пункты, 21 мобиль бригада һәм 16 "Ашыгыч ярдәм" машинасы эшли. Уен көннәрендә ярдәм сорап, табибларга мөрәҗәгать иткән Казан халкына озак көтәргә туры килмәсме, дип фикер йөртүчеләрне дә тынычландырды ул. Шәһәрдә көндәлек чакыруларга йөрүче "Ашыгыч ярдәм" машиналарының саны кимемәгән. Конфедерацияләр Кубогы ярышларын медицина ягыннан тәэмин итү кысасында, Казан ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенә республика бюджетыннан 45 "тимер ат" сатып алганнар. Моның өчен 180 миллион сум акча тотканнар.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев