Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Роберт Миңнуллин "Яратам! Бетте-китте!" җыры турында: "Бу урлашу дип атала"

ТНВда чыгучы "Ком сәгате" тапшыруының чираттагы кунагы язучы Роберт Миңнуллин булды. Данил Гыйниятов алып барган проектта шигърият, сәясәт, җәмгыять турында сөйләштеләр.

Әдәбияттә дә урлашулар була икән. Роберт Мөгаллим улы кайвакыт үзенең стилен, образларын урлаулары турында сөйләде. "Бу миңа бер дә күңелле түгел", - диде язучы һәм популяр җырлар авторы. Менә, мәсәлән, "Яратам! Бетте-китте!" дигән җырны ишетеп алган ул. Шул сүзләр кергән шигырьне бик күптән язган булган. "Бу - урлашу дип атала," - диде Роберт Миңнуллин.

"Яратам! Бетте-китте!" җырын бүген Илназ Гарипов башкара. Көе үзенеке, Ренат Галиаскар сүзләре.

Тексты мондый:
Ни өчен дип сорама, очраттым да яраттым,
Сиңа гашыйк булганымны, сизмичә дә калганмын.
Ничек кенә тырышсам да, сине оныта алмадым,
Хәзер инде синсез яши алмавымны аңладым.
Кушымта:
Син минем соңгы тукталышым,
Йөрәк сине үз итте,
Ни өчен дип сорама,
Яратам, бетте-китте!
Берәр хәбәр килсә әгәр, син яшәгән тарафтан,
Яхшы кәеф белән тулып, кызарып ата һәр таң,
Ничек кенә тырышсам да, сине оныта алмадым,
Хәзер синсез яши алмавымны аңладым.
Кушымта:
Син минем соңгы тукталышым,
Йөрәк сине үз итте,
Ни өчен дип сорама,
Яратам, бетте-китте!
Менә клибы:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев