Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Резеда Ганиуллина: «Әниемнең инсульт кичерүе минем Болгарда төшерелгән клибым белән бәйле түгел» [+фото]

Күптән түгел Уфада Нәфкать Нигъмәтуллин концертлары гөрләде. Тик быел Резеда Ганиуллинаның катнашмавы күп тамашачының кәефен төшерде. "Ник Резеда хәзер Нәфкать белән эшләми? Бүген ул нәрсә белән шөгыльләнә?" кебек укучыларыбызны кызыксындырган сораулар белән аңа мөрәҗәгать иттек.

- Нәфкать Нигъмәтуллин төркеменнән киттем, дип әйтү дөрес тә булмас. Без 2008 елдан бирле бергә эшләдек, халык артисты янәшәсендә сәхнә серләренә төшенү минем өчен зур мәртәбә булды. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Хәзер аерым артист буларак эшлисем килә. Әлбәттә, Казанда тиздән булачак Нәфкать Нигъмәтуллин концертларында катнашам. Без дустанә мөнәсәбәтләрдә. Минем аның белән эшләмәвемдә бернинди дә криминал юк.



- Бүген нинди эшләр майтарасыз?
- Күптәннән үз студиямне ачасым килгән иде. Хәзер шуның белән мәшгүльмен, ремонт эшләре бара. Алла боерса, апрельдә бию студиясе ачам. Башта шәрыкъ биюләре юнәлеше буенча эшлиячәкбез. Алга таба, Ходай кушса, студиядә барлык төр биюләрне дә үзләштереп булачак.

- Әниегез ни хәлдә?
- Инсульт булганнан соң 7 ай вакыт үтте. Ике тапкыр реабилитация курсын алды. Җитди операциядән соң, аякка басу процессы озак бара. Без, биш кызы, чиратлашып карыйбыз. Әле ул Рәфинә янында яши. Оптимистик рухны югалтмыйбыз, әнине аякка бастырдык. Таякка таянып әкеренләп йөри ала. Бу безнең өчен иң зур җиңүләрнең берсе. Янына логопед, массажистлар килә, бассейнга йөртәбез. Әлегә сөйләшми. Дөресерәге, сөйләшә, әмма кечкенә балалар кебек. Әмма без барыбер бирешмибез, бар да яхшы буласына ышанабыз. Аның безне аңлап, безнең янда елмаеп утыруы да зур бәхет. Ул үзе дә тормыш яратучы кеше, безнең концертларга да йөри, җыр китабына карап, үзенчә җырлый...

- Әниегезгә инсульт булуны күпләр Болгарда төшерелгән клип тарихы белән бәйләде.

- Юк, бу дөрес түгел. Әни клипны күрергә өлгермәде дә.

- Ул тарих ничек тәмамланды?
- Хәзер бар да яхшы. Кемне үпкәләткәнмен - алардан гафу үтендем. Ул бит ачу итеп эшләнгән эш түгел иде. Максатым - матур җирдә клип төшерү булды. Ул ыгы-зыгылар кәефне бик кырды, өстәвенә, әнинең хәле начарайды.
Ул клипны монтажлап, мәчет урынына башка фон куеп эшләргә тәкъдим иттеләр, әмма мин аны башка вариантта күз алдына да китерә алмыйм. Югыйсә, анда иң мөһиме - мин һәм минем биюләр.



- Кияүгә чыгарга җыенмыйсызмы?
- Андый планнар бар Һәм якын киләчәктә ул тормышка ашар дип уйлыйм.

http://shahrikazan.com


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев