Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ренат Галиәскәр: "Илфак Шиһаповка атап язылган шигырь менә шулай дөрләп язылырга тиеш иде"

Яшь шагыйрь Ренат Галиәскәров "И.Ш.га" исемле үзенчәлекле шигырь язган. Исеменнән күренгәнчә, әлеге иҗат җимешен ул Илфак Шиһаповка багышлаган. "Бик эчтәлекле, мәгънәле. Көчле һәм хәтәр язма бу!" - дип язганнар укучылар. Дөрестән дә, укыганнан соң уйландыра.

- Ни өчен шигырь нәкъ менә Илфак Шиһаповка багышланды?
- Илфак абый белән соңгы елларда тыгыз аралашып яшәдек без. Еш күрешә идек. Әле кичен төнгә кадәр утырып, саубуллашканнан соң да, иртәнгә кадәр интернет аркылы, язган материаллар буенча фикер алышулар сирәк күренеш түгел иде. Менә хәзер дә, Илсөя әйтмешли, Илфак атлы тулы бер дөнья җитми башлый кайчак.

- Кайчан туды бу иҗат җимешең? Бик "дөрләп" язгансың, ахрысы?
- Бер ай элек язылды. Әлегә кадәр дә "И.Ш."га исемле шигырьләрем язылган иде. Тик менә чираттагысы шушы рәвешле язылыр дип башыма да китермәдем. Тик берни эшләп булмый... Илфак Шиһаповка атап язылган шигырь, нәкъ менә ул үзе иҗат иткәнчә, дөрләп язылырга тиеш тә инде ул. Илфак абыйга багышлап елак шигырьләр, бәетләр язып утырасы килми. Ул үзе нык, горур кеше буларак, моны гафу итмәс иде, минемчә. Үзе кирәк чакта усал да итеп, сатира һәм юморны да мулдан кушып яза иде бит. Аның язу стиленә бераз якын килә алган булсам, шул - зур бәя.

- Түрәләр турында да сүз куерган. Абыең әйтмешли, "Дөньяның астын-өскә китерерлек булган!" Дөньяга ачулы кебек син?
- Дөресен генә әйткәндә, бүгенге тормышка һич кенә дә ачулы түгелмен. Аллага шөкер, дип әйтеп куйыйм әле! Зарлы, кемгәдер үчле булудан ни файда?! Тормыштагы кайбер гадел булмаган мизгелләргә елмаеп карарга өйрәнеп киләм. Алай җиңелрәк. Ә болай, бар да тәртиптә! Бар да җитәрлек, бар да бар... Бер ачы сүгенеп, дөньясыннан кычкырып көлеп, аралашыр абзый гына юк...

Ренат Галиәскәр шигырен сез дә укып китегез әле:


Йә, күрешик. Сөйләп җибәр.
Үз иттеләрме?
Дөрес яшәмәдең диеп,
Нык сүктеләрме?

Җирдән ахирәткә кадәр
Еракмы ара?
Татфондбанкны ябучылар
Кайларда яна?

Миллениумнан озынмы
Сират күпере?
Оргсинтездан яманмы
Тәмуг төтене?

Оҗмахта күренгәлиме
Берәр зур түрә?
Ут-суга, газга түләүләр
Ай дамы килә?

Өс-башың бөтенме синең,
Тукмы тамагың?
Анда бушка бирмиләрме
Вамин каймагын?

Ришвәт биреп котылганнар
Бармы тәмугтан?
Сүз иреген кысалармы
Гади халыктан?

Ничек анда торып ята
Иртә киткәннәр?
Кайсыбыз тора чиратта,
Кемне көтәләр?

Румия Сәйфуллина, akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев