Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Районыбызда исерек килеш автомобиль белән идарә иткәне өчен 13 йөртүче җаваплылыкка тартылды

Гыйнвар аенда спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә автомобиль белән идарә иткәне өчен 13 йөртүче җаваплылыкка тартылды.

Шуларның икесенә җинаять эше кузгатылды. Алар бер ел эчендә аек булмаган килеш икенче тапкыр руль артына утырганнар, икесе дә Байлар Сабасыннан. Шулай ук 2016 ел ахырында шундый ук статья буенча җинаять эше кузгатылган йөртүчегә карата да судка материал әзерләнде. Гыйнвар аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганнары өчен салынган штрафларын озак вакытлар түләмәгән 25 йөртүченең эше каралып, шуларның 21е мәҗбүри эшкә тартылды, 4 кабат штрафка тартылды. "Юл-патруль хезмәте эшчәнлеге барышында кагыйдә бозган өчен правасын әллә кайчан ЮХИДИгә тапшырырга тиеш булган йөртүчеләр дә ачыклана. Административ җаваплылык срогы транспорт белән идарә итү таныклыгын тапшырган көннән генә башланганын онытырга ярамый",- ди ЮХИДИ район бүлекчәсенең административ практика буенча өлкән инспекторы Гөлгенә Гаянова.

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев