Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Райондашларыбыз “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” исемле республика бәйгесендә җиңү яулап кайттылар

14 февральдә Биектау районында "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" исемле республика бәйгесенең зона туры булды. 1998 елдан бирле уздырылучы әлеге бәйгедә респуб­лика район-шәһәрләреннән ир-егетләр һәм хатын-кызлар катнаша.

Республика бәйгесе актив тормыш алып баручыларның җәмгыятьтә һәм гаиләдә тоткан урынын, намуслы хезмәтләрен халыкка күрсәтә. Зона турында республиканың Арча, Апас, Әтнә, Балтач, Биектау, Лаеш, Кукмара, Саба, Питрәч, Теләче районнарыннан килгән кон­курсантлар катнашты. Бәй­гедә 11 районнан 34 кеше чыгыш ясады.

"Безнең районнан катнашучылар биш номинациядә тәкъдим ителде. "Хатын-кыз - ана" номинациясендә Югары Симет авылыннан Рушания Шамилова чыгыш ясады. Ул җиде бала үстергән мәрхәмәтле ана буларак, аналарның олы йөрәкле булуын тасвирлады.

Реклама

Шәмәрдән мәдәният йорты директоры Рушания Хаҗиева "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясе буенча катнашып, мәдәният хезмәте аша кешеләр күңелендә рухи байлык тәрбияли алуына инандырды. "Туган як" җәмгыяте сыер савучысы Кадрия Ибраһимова авылга, терлекчелеккә мәхәб­бә­тен озак еллар буе хуҗалыкта эшләп исбатласа, "Язмышым - һөнәрем" номинациясендә тагын бер тапкыр күрсәтте. Сәләтле балаларга белем бирү мәктәбе директоры Ләйсән Билалова "Хатын-кыз - лидер" но­минациясендә максатчанлык, тырышлык аша югары үрләр яулап, балаларны яратсаң гына мәгариф өлкәсендә уңышларга ирешеп буласына төшендерде. Заман белән бергә атлап бару өчен мәгариф өл­кәсендәге яңарышлар, чит телләрне камил өйрәнү ки­рәклеген дә үз чыгышында ачып бирде. Саба "Олимп" балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе, Саба йөзү бассейны, спорт комплексы директоры Рифат Хисамов "Ел ир-аты" номинациясендә чыгыш ясап, спортка мәхәббәтен, сәламәт яшәү рәвеше алып барганда хезмәттә дә, гаиләдә дә уңышларга ирешеп яшәү мөм­кин икәнлеген күрсәтте", - ди район хатын-кызлар советы рәисе Дания Галимуллина.

Конкурсантларның һәрбер­сен үз номинацияләрендә җи­ңү яулаулары белән тәб­риклибез һәм уңышлар телибез.

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев