Районыбызда мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү хакында сөйләштеләр
Секциядә Татарстан Республикасы районнары мәгариф идарәләренең милли мәгариф өчен җаваплы белгечләре , методистлары , туган телдә белем бирүче мәгариф оешмалары җитәкчеләре , татар теле һәм әдәбияты укытучылары , Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре , Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты , Казан федераль университеты , Фәннәр академиясе , педагогик көллиятләр хезмәткәрләре , җәмәгать эшлеклеләре катнашты .
Кичә районыбызда Татарстан республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең “Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү : стратегия һәм технологияләр” дигән исем астында секция утырышы булды. Секциядә Татарстан Республикасы районнары мәгариф идарәләренең милли мәгариф өчен җаваплы белгечләре , методистлары , туган телдә белем бирүче мәгариф оешмалары җитәкчеләре , татар теле һәм әдәбияты укытучылары , Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре , Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты , Казан федераль университеты , Фәннәр академиясе , педагогик көллиятләр хезмәткәрләре , җәмәгать эшлеклеләре катнашты . Саба урта мәктәбендә башланган секция эше , төркемнәргә бүленеп , район мәгариф оешмаларында дәвам итте. Лесхоз мәдәният йортында үткән пленар утырышны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова алып барды , “Туган телләрне саклауда һәм үстерүдә мәгариф системасының роле” темасына доклад ясады. Утырышта катнашучыларны Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов сәламләп , уңышлар теләде. Бу хакта тулырак репортаж алдагы җомгада “Саба дулкыннары” телевидениесендә тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев