Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Радик Юлъякшинга Башкортстанның атказанган артисты исемен алуы турында таныклык бирелгән

Җырчы таныклыкны Башкортстан башлыгы кулыннан кабул итеп алган.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). "Татар-информ" элегрәк башкорт эстрадасының популяр җырчысы Радик Юлъякшинның Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булуы турында язган иде. Бүген Уфада популяр башкаручы Радик Юлъякшинга (псевдонимы Elvin Grey) Башкортстанның атказанган артисты исеме алуы турында таныклык тапшырылган. Таныклыкны җырчы Башкортстан башлыгы кулыннан кабул итеп алган. Радик, җавап сүзе итеп, республика җитәкчелегенә рәхмәтен башкорт телендә җиткергән. Җырчы белдерүенчә, ул әле иҗат юлының башында гына басып тора. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы яза.

«Кадерлеләрем, рәхмәт! Бу бүләк - безнең уртак уңышыбыз! Бергә булган өчен рәхмәт!» - дип язган җырчы бүләкләүдән соң узенең социаль челтәре битенә. Җанатарлар аны котлый һәм тагын да яңа үрләр яулавын тели.

Бу көннәрдә артист актив чыгыш ясый, иртәгә аның яңа концерт туры башлана. Исемлектә Ижевск, Пермь, Екатеринбург, Төмән, Омск, Сургут һәм башка шәһәрләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев