Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Радик Юлъякшин Салават Фәтхетдиновка зал тутыру буенча көч сынашырга тәкъдим итә

Мин йөрәгем кушканча, күңелем тойганча җырлыйм, дип җиткерә Радик Юлъякшин «ВКонтакте»дагы рәсми битендә.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Популяр башкаручы Elvin Grey (Радик Юлъякшин) күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдиновка залга тамашачы җыю буенча көч сынашырга тәкъдим иткән. «Башинформ» агентлыгында матбугат конференциясендә өлкән коллегасы авызыннан үз адресына булган тәнкыйтькә Радик үз фикерен шулай белдергән.

«2017 елның көзендә «Татнефть-Арена"да һәм «Уфа-Арена"да ике датаны билгеләргә тәкъдим итәм. Ике дата сезгә һәм ике - миңа (тик административ көчләрдән башка, "чиста" итеп, билетларны хезмәт хакы хисабына көчләп сатмыйча һ.б.). Алга барыргамы, бер урында торыргамы - халык хәл итсен!» - дип язган башкаручы «ВКонтакте»дагы рәсми битендә.

Реклама

«Минем адреска сезнең тарафтан даими сарказм җиткерү сезнең кебек хөрмәтле кешегә килешми. Минем укытучыларым - җирле остазлар. Мин татарча һәм башкортча ничек итеп дөрес җырларга икәнен күз алдына да китерә алмыйм, мин - бары аранжировкалаучы һәм композитор. Йөрәгем кушканча, күңелем тойганча җырлыйм», - дип билгеләп үткән Радик Юльякшин.

Исегезгә төшерик, Элвин Грей тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы уфалы Радик Юльякшин 2016 елда Татарстан мәдәниятында «Ел кешесе» булды һәм үз чыгышы белән «Татар жыры» гала-концертын йомгаклады. Гадәттә, ел да "Татар җыры" концертын йомгаклау өчен Салават Фәтхетдинов чакырыла иде.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев