Ирем белән гаилә коруыма - 7 ел. 27дә генә кияүгә чыгуымны исәпләсәң, үз сабыен кулына алырга зарыккан хатынның яшен үзегез чамалагыз. Яшь бара, яшь арткан саен, балага мохтаҗлыгым да көчәя. Күңелдәге корт «соңга каласың, соңга калдың» дип, әрнегән ярага тозын каплап тондыра.
Ул нишләсен, аның эше шул. Аңа кушылып дус-туганнар, күрешкән саен: «Юкмы соң әле?» - дип, яра өстендәге тозны «шап» иттереп бастырып куя. Сораганда, мыскыл иткәндәй, елмайган да булалар әле. Тимәгез, кагылмагыз болай да кимсенгән хатынның «аксак аягына»! Әгәр булса, әгәр көтсә, курыкмагыз, белми калмассыз. Сабый бит ул, бәхет бит ул, аны яшереп буламы?!
Сыйныфташ кызларның берәү генә түгел, ә ике, өченче балалары бар инде. Бергә җыелгач та, нәрсә турында сөйләшкәнне беләсезме? Әлбәттә, балалар. Кем нинди подгузник кигезә, нәрсә ашата, ничек аларга акча җиткерә... Ә мин... Күземне идәнгә төбәп, үпкә катыш: «Раббым, мин алардан киммени? Язсаңчы миңа да ана булу бәхетен татырга!» - дип ялварам. Шуңа соңгы елларда иптәш кызлар белән очрашулар да кимеде. Дөресрәге, очрашулар була, ләкин миннән башка.
Авырлы танышларымның «кыз булсын иде, мәшәкате әз булыр» яисә «малай кирәк - нәсел дәвамчысы» дигәнрәк сүзләреннән дә эчемдә давыл улый. Шул максаттан, тузга язмаган ай календаре, кытай таблицалары, овуляция калькуляторы ярдәмендә балага узу көннәрен хисаплау да калмый.
Кызларым, эх йолдызларым! Булсын иде! Бары булсын иде! Малаймы, кызмы, кара чәчлеме, коңгырт күзлеме, таза гәүдәлеме, кыска буйлымы - бары булсын гына иде! Кем булса да барыбер түгелмени?! Ул бит синеке, тик синеке - нарасыең, йөрәк парәң, Аллаһ биргән мәхәббәт җимешең. Сәламәт булсын иде, дип телисе генә бит. Булган саен, нәфес дигәне арта шул. Ә булмаганнар айдан-айга, елдан-елга, минем кебек, хәбәр көтә...
Яшермим, көнләшәм мин сездән, балалылардан. Ак көнчелек белән янам. «Авырлы икән», «бәбиләгән» кебек хәбәрләр дә йөрәгемә энә булып кадала. Миннән күпкә кече кызларның әни булулары турында ишетсәм, үземне ниндидер «җитешеп» бетмәгән, кимчелекле хатын итеп хис итәм. Аннан бер почмакка посып, бөтен әрнүемне күз яшьләре аша чыгарам. Башкаларныкы кебек «мәшәкатьле» тормыш телим үземә. Өең җыештырылмаган, бала уенчыкларына хәтта аяк абына, арлы-бирле сабыйларың йөгерешә, чыр-чу тавыш, һәркайсының телендә «әни», «әнием», «әнкәй»... Минем өчен моннан да олы бәхет булмас иде, мөгаен.
Бу, чара эзләмичә, зарланып кына утыра, дип уйламагыз. Ирем белән бармаган табиб, өшкерүче әби-бабай, укылмаган дога, ясамаган анализ, массаж-процедура, кадамаган укол калмады. Әҗәткә баттык, ләкин барысын да кыю үттек. Ахырда, машинаны сатып, ЭКО да ясатырга булдык. Табибларның сүзләреннән канатландык, «була, әлбәттә, була» дип көттек, өметләндек. Ләкин язмаса язмый икән шул: беренчесе дә, икенчесе дә нәтиҗәсез. Бары күңел генә ымсынды, төшенкелекнең төбенә төште.
Берләрегез: «Оныт, җибәр», икенчеләрегез: «Беткәнмени ятим бала», - диярсез. Киңәшне бирү генә җиңел икән шул. Бөтен җаның, тәнең, йөрәгең «бала» диеп алҗыганда, оныту мөмкин микән? Әле бит өмет дигәнең дә һаман саен «чеметеп» куя. Иремне дә, үземне дә башка җәфаламас өчен, хәзер инде барысын да бер Аллаһка тапшырдык. Бирүче дә, алучы да бары Ул бит.
Хис-кичерешләремне чит кешегә түгел, әниемә дә сөйләгәнем юк. Хәтта ирем белән дә бу турыда сөйләшмим. Кирәкми! Кирәкми чөнки кызгану! Миңа аңлау да җитә. Мин бит сәламәт, мин акылда, мин бары чарасыз...
«Раббым, мин алардан киммени? язсаңчы миңа да ана булу бәхетен татырга!»

«Иң зур бәхет - ана булу», «Көчле мәхәббәттән матур балалар туа», «Бала - гаилә көзгесе», диләр. Бәхетем дә, дәвамчым да, мактанырлык «гаилә көзгем» дә юк... Бәлки инде көчле мәхәббәт дигәне дә сүрелеп киләдер... Күңелдә бары үпкә, көнләшү һәм... кечкенә генә өмет дигәне. Ирем белән гаилә коруыма - 7 ел. 27дә...
«Иң зур бәхет - ана булу», «Көчле мәхәббәттән матур балалар туа», «Бала - гаилә көзгесе», диләр. Бәхетем дә, дәвамчым да, мактанырлык «гаилә көзгем» дә юк... Бәлки инде көчле мәхәббәт дигәне дә сүрелеп киләдер... Күңелдә бары үпкә, көнләшү һәм... кечкенә генә өмет дигәне.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 14:17Дулкын радиосында кунакта "Дулкын" радиосының "Китапханәче сүзе" тапшыруында Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гарипова Йолдыз Гали кызы һәм әйдәп баручы китапханәче Мөхәммәтшина Эльмира Васыйл кызы чыгыш ясады.8000
-
18 май 2022 - 10:06Статистика: Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били Дөньяның төрле илләрендәге пенсияләр күләмен чагыштырганда ике алым (теге яки бу валютадагы уртача түләүләрне сумнарга күчерү яки хезмәт хакы һәм пенсияне чагыштыру) кулланыла. «Прайм» агентлыгы Дәүләт идарә университетының статистика кафедрасы мөдире вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Кузнецовка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.12500
-
18 май 2022 - 09:5018 май илебездә музейлар көне буларак билгеләп үтелә! 1977 елдан башлап, 18 май илебездә музейлар көне буларак билгеләп үтелә.11700
-
18 май 2022 - 09:38Представители АО «Транснефть – Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.7400
-
18 май 2022 - 08:47Алдагы ял көннәрендә Татарстанда кырау төшәргә мөмкин Атна ахырында Татарстанда төнлә суыклар көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге тараткан фаразлар шуны күрсәтә.18300
-
18 май 2022 - 08:15Татарстанда БДИ ны алдан тапшырган укучыларның тугызы 100 балл җыйган Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшырып, Татарстанда быел беренче тапкыр рус теле, профильле математика, физика, химия, җәмгыять белеме буенча 100 балл җыйган тугыз укучы билгеле. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.17200
-
17 май 2022 - 13:13"Тату сыйныф серләре" конкурсы 14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалы узды.26001
-
17 май 2022 - 10:20Команда АО «Транснефть - Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне Команда АО «Транснефть - Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне. 14-15 мая представители Альметьевского, Казанского, Ромашкинского и Пермского районных нефтепроводных управлений (РНУ) и аппарата управления, а также члены их семей стали участниками забега на различные дистанции - всего более 40 человек.17600
-
"Атна" инф. программа. Эфир 06.05.2022г
-
"Атна" инф. программа. Эфир 29.04.2022г
-
22 февраль 2022 - 10:25Без имениБик зур рэхмэт 👍Олы Нырты авылында яшәүче Юнысов Харис Юныс улына 90 яшь! // 17.02.2022. Радио (+аудио)
-
21 октябрь 2021 - 14:08Без имениПрививка ясаткан кешедә авырый, ясатмаганыда! Прививка ясатканы ковид алып килә, шунда тарата! Ул вакцина юньле булмагач ник кешене эштән куарга!Патяшина эш бирүчеләргә вакцинациядән баш тартучылар белән эшләү алымын аңлатты
-
20 октябрь 2021 - 08:05Без имениМолодец Динара - хорошие стихи! Желаю тебе , твоей маме, всем твоим родным и близким долгих и счастливых лет жизни!Саба районы Язлы-Арташ авылында гомер итүче Якупова Вәсимә Мәүлит кызының туган көне! // 15.10.2021. Радио (+аудио)
-
31 май 2021 - 13:54Без имениДоказать итмичэ ничек суицид турында язарга була икэн улМамадыш районында бер ай элек югалган егетнең мәетен Кама елгасында тапканнар
-
17 май 2021 - 18:05Без имениБик матур жыр, рэхмэт)))Иске Мичән авылында гомер итүче Кадрия Шагали кызына 65 яшь! // 12.11.2020. Радио (+аудио)
-
22 апрель 2021 - 08:12trksabadulkynnaryХәерле иртә! Гафу итегез, төзәттек.Иләбәр авылында яшәүче Гайфиева Сәрия Закир кызына 60 яшь! // 19.04.2021. Радио (+аудио)
-
21 апрель 2021 - 10:35Без именинигэ 90 яшь дип язылды?Иләбәр авылында яшәүче Гайфиева Сәрия Закир кызына 60 яшь! // 19.04.2021. Радио (+аудио)
-
14 апрель 2021 - 15:27trksabadulkynnaryХәерле көн! Вконтакте яки инстаграмм битенә яза аласыз белешү өчен. Я шушы номерга шалтыратыгыз 2-43-11Байлар Сабасында яшәүче Фагмиева Гөлфиягә 65 яшь! // 11.04.2021. Радио (+аудио)
-
14 апрель 2021 - 13:33ФәридәИсәнмесез. Мондый котлауны кайда ,ничек язасы? Аңлатмассыз микэн?Байлар Сабасында яшәүче Фагмиева Гөлфиягә 65 яшь! // 11.04.2021. Радио (+аудио)
-
17 май 2022 - 10:277000
-
4 май 2022 - 13:35«Көнчыгыш» автовокзалыннан Казан шәһәре, Аграр урамы, 8 нче йорт адресы буенча «Казан - Байлар Сабасы"төбәкара маршруты буенча автобуслар йөри Расписание : көн саен. Казаннан: "Көнчыгыш" автовокзалы. 13 сәгать 00 Мин., 18 сәгать. 00 Мин.22701
-
20 апрель 2022 - 14:10Хезмәт өмәсендә катнашырга чакырабыз Матурлык та, чисталык та үзебез өчен икәнен онытмыйк!12200
-
17 май 2022 - 13:13"Тату сыйныф серләре" конкурсы 14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалы узды.26001
-
17 май 2022 - 10:03Рөстәм Миңнеханов Сабантуй көннәрен раслады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туен бәйрәм итү көннәрен раслады. Казанда ул 19 июньдә узачак.23700
-
17 май 2022 - 09:58Бүген Саба гимназиясе каршында "КОСМОС" спорт командасы укучыларын каршы алдылар Гимназиянен "КОСМОС" спорт командасы укучылары Анапа шәһәреннән кайтты.22900
-
16 май 2022 - 09:00Работники АО «Транснефть – Прикамье» отмечены знаками отличия ГТО Работники АО «Транснефть – Прикамье» получили знаки отличия Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса (ФЗСК) «Готов к труду и обороне» (ГТО).19000
-
18 май 2022 - 08:47Алдагы ял көннәрендә Татарстанда кырау төшәргә мөмкин Атна ахырында Татарстанда төнлә суыклар көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге тараткан фаразлар шуны күрсәтә.18300
-
17 май 2022 - 10:20Команда АО «Транснефть - Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне Команда АО «Транснефть - Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне. 14-15 мая представители Альметьевского, Казанского, Ромашкинского и Пермского районных нефтепроводных управлений (РНУ) и аппарата управления, а также члены их семей стали участниками забега на различные дистанции - всего более 40 человек.17600
-
18 май 2022 - 08:15Татарстанда БДИ ны алдан тапшырган укучыларның тугызы 100 балл җыйган Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшырып, Татарстанда быел беренче тапкыр рус теле, профильле математика, физика, химия, җәмгыять белеме буенча 100 балл җыйган тугыз укучы билгеле. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.17200
-
18 май 2022 - 10:06Статистика: Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били Дөньяның төрле илләрендәге пенсияләр күләмен чагыштырганда ике алым (теге яки бу валютадагы уртача түләүләрне сумнарга күчерү яки хезмәт хакы һәм пенсияне чагыштыру) кулланыла. «Прайм» агентлыгы Дәүләт идарә университетының статистика кафедрасы мөдире вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Кузнецовка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.12500
-
18 май 2022 - 09:5018 май илебездә музейлар көне буларак билгеләп үтелә! 1977 елдан башлап, 18 май илебездә музейлар көне буларак билгеләп үтелә.11700
-
18 май 2022 - 14:17Дулкын радиосында кунакта "Дулкын" радиосының "Китапханәче сүзе" тапшыруында Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гарипова Йолдыз Гали кызы һәм әйдәп баручы китапханәче Мөхәммәтшина Эльмира Васыйл кызы чыгыш ясады.8000
-
18 май 2022 - 09:38Представители АО «Транснефть – Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.7400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба ТВ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 69864 от 29.05.2017г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мубаракова Альфия Галимзяновна
Адрес редакции: 422060, РТ, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова, 26
Телефон редакции: 8(84362)2-43-11
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: sabatv@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика