Саба ТВ

Һәр мал хуҗасына искәртү-кисәтү кәгазьләре таратыла

Республиканың мал тотучы шәхси хуҗалыкларына Татарстан Президенты һәм авыл хуҗалыгы министры карары нигезендә, вакцинанация процедуралары белән бергә, махсус кисәтү-искәртү белешмәлеге таратыла. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында билгеле булды. "Әлеге кәгазьләр хуҗаларга имза куйдырып бирелә. Анда төп йогышлы авырулар - себер язвасы, бруцеллез, нодуляр дерматит, дуңгызлардагы Африка чумасы, кош...

Республиканың мал тотучы шәхси хуҗалыкларына Татарстан Президенты һәм авыл хуҗалыгы министры карары нигезендә, вакцинанация процедуралары белән бергә, махсус кисәтү-искәртү белешмәлеге таратыла. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

"Әлеге кәгазьләр хуҗаларга имза куйдырып бирелә. Анда төп йогышлы авырулар - себер язвасы, бруцеллез, нодуляр дерматит, дуңгызлардагы Африка чумасы, кош гриппы кебек авыруларның билгеләре һәм саклык чаралары язылган", - диде ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшләр бүлеге башлыгы Александр Козлов.

Аның сүзләренчә, һәр мал хуҗасы үз малы өчен үзе җавап бирергә, җаваплылык тоярга тиеш.

"Малда теге яки бу үзгәрешләр күзәтелсә (малның егылуы, вакытыннан алда бозавы төшү яки терлекнең үзен гайре табигый тотуы) ул бу хакта мал табибына бер тәүлек эчендә хәбәр итәргә тиеш", - ди бүлек башлыгы.

Фото: https://www.ss.com

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: