Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

QR-кодлар тикшерә башлагач җәмәгать транспортын кулланучылар 30 процентка кимегән

Кайбер татарстанлылар җәмәгать транспортыннан баш тартып, такси һәм шәхси машиналарында йөри башлаган.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда җәмәгать транспортында пассажирлар саны 20-30 процентка кимегән.

Бу QR-кодларны тикшерә башлау белән бәйле, дип сөйләгән Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрылыгы башлыгы урынбасары Андрей Егоров «Россия-24» телеканалында.

«Кимү бар, 20-30 процентка. Монда без үзебез кире борганнар да кергән. Казанда гына да 1,5 мең кешедән артык. Башка шәһәрләрдә азрак, шулай да бар», — дип аңлатты ведомство башлыгы урынбасары.

Реклама

Аның сүзләренчә, кайбер татарстанлылар җәмәгать транспортыннан баш тартып, такси яисә шәхси машиналарында йөри башлаган. «Пассажирлар саны кимү бар. Әлеге мәсьәлә контрольгә алынган. Пассажирлар йөртүчеләр белән без элемтәдә торабыз. Пассажир ташучыларга килгән зыян кире кайтарылачак, дигән фараз бар. Республика Президенты белән килешү дә бар», — ди белгеч.

Элегрәк, «Татар-информ» Казанда 22 ноябрьдә ярты көн эчендә җәмәгать транспортына 1,5 мең кешене кертмәүләрен һәм кичен метрога QR-кодсыз 347 кеше кертелмәвен хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев