Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин тагын ике срокка сайланырга мөмкинлек бирә торган законга имза куйды

Сайлау законнары нормалары Россия Конституциясенә төзәтмәләргә туры китерелгән.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин аңа дәүләт башлыгы вазифасын тагын ике срок биләргә рөхсәт итә торган закон имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

Узган елда Россия Конституциясенә кабул ителгән төзәтмәләр буенча ил җитәкчесе вазифасына ике тапкырдан артык сайлануны тыю дәвам итә. Әмма Төп законга төзәтмәләр кабул ителгәнчегә кадәр дәүләт башлыгы вазифасында үткәрелгән вакыт хәзер исәпкә алынмый.

Каденцияләр санын чикләү турындагы таләпләр «Россия Федерациясе Президенты вазифасын биләгән һәм (яисә) били торган кешегә карата ул биләгән һәм (яисә) шушы вазифаны били торган сроклар санын исәпкә алмыйча, тиешле чикләүләр кертә торган Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр үз көченә кергән вакытта кулланыла» дип аңлатыла документта.

Яңа законнан ике сәясәтче файдалана ала. Владимир Путиннан тыш, сүз элеккеге президент һәм элеккеге премьер, хәзерге вакытта Россия Куркынычсызлык советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев турында бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев