Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин: Россия өчен газ-мотор ягулыгы куллану, электромобильләр саны артудан, мөһимрәк

Президент сүзләренчә, экология мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирергә кирәк.

 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия өчен газ-мотор ягулыгы куллану электромобильләр саны артудан мөһимрәк, дип белдерде. Бу хакта ТАСС яза.

Президент сүзләренчә, экология мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Дөнья автомобиль төзелеше тармагы электромобильләр куллануга омтыла. “Әлбәттә, безнең ил өчен газ-мотор ягулыгы куллану өстенлекле булып тора”, - диде Путин.

Бу экологик яктан да мөһим. “Электр энергиясе алу өчен башта аны җитештерергә кирәк һәм аның шактый өлеше күмер ягып җитештерелә”, - дип белдерде В.Путин.

 

Реклама

Ул киңәшмәдә газ-мотор ягулыгын куллану мөмкинлекләрен киңәйтү мәсьәләре буенча фикер алышырга тәкъдим итте. Бу уңайдан Газпром директорлар советы рәисе, РФ Президентының Экспортер илләр форумы белән үзара бәйләнеш буенча махсус вәкиле Виктор Зубков доклад белән чыгыш ясаячак.

Фото: DimitroSevastopol | https://pixabay.com

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев