Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Путин: Киевны утны туктатырга һәм сөйләшүләр өстәле артына чакырабыз

Киев режимы сөйләшү өстәле артына кире кайтырга мөмкин, ләкин фикер алышу предметы азат ителгән территорияләрдә референдум нәтиҗәләре була алмый. Бу территорияләрдә кешеләр сайлаган инде һәм Россия аңа хыянәт итми. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Россия составына ДНР, ЛНР, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре керү турындагы шартнамәләрне имзалагандагы чыгышында белдерде.

«Без Киев режимын утны, барлык хәрби хәрәкәтләрне, 2014 елда ук ачкан сугышны кичекмәстән туктатырга һәм сөйләшүләр өстәле артына кире кайтырга чакырабыз. Без моңа әзер, бу турыда берничә тапкыр әйтелде. Тик Донецк, Луганск, Запорожье һәм Херсонда халык сайлавы хакында фикер алышмаячакбыз. Ул эшләнгән, Россия аңа хыянәт итми», - дип ассызыклады Путин.

Киевның бүгенге хакимияте бу сайлауга хөрмәт белән карарга тиеш, дип өстәде ул. «Тынычлыкка юл шулай гына булырга мөмкин. Без җиребезне барлык булган чаралар белән яклаячакбыз, кешеләрнең куркынычсыз тормышын тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез. Бу халкыбызның бөек азатлык миссиясе», - дип йомгаклады Путин.

Реклама

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев