Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Прививка ясатып 100 мең сум откан шәфкать туташы: Әле дә телефоным тынмый

14 октябрьдә коронавирустан прививка ясаткан россиялеләр арасында икенче тапкыр акчалата бүләк уйнатылды. Чистай районының үзәк хастаханәсенең кардиология бүлеге өлкән шәфкать туташы Вера Байдарова да 100 мең сум откан. Ул май аенда прививка ясаткан булган.

«Башта сертификатымның бүләк отучылар арасында булуына ышанмадым. Әле дә ышанып бетә алмыйм. Җиңүем турында миңа үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Робертович хәбәр итте. Хәзер телефоным дусларым һәм якыннарымның котлавыннан тынмый», – дип chistopol-rt.ru  журналисты белән хис-кичерешләрен уртаклашкан  ул.
 
Ул вакцинаның беренче компонентын 13 майда ясаткан. Икенче компонентны 21 көннән соң кадаганнар. Ул прививка ясатыргамы-юкмы дип икеләнеп тормаган. Вера Александровна COVID-19ның нәрсә икәнен бик яхшы белгән, чөнки 2020 елның ноябрендә үзе дә авырган булган.
 
«Туганнарым, якыннарым һәм танышларым арасында прививка ясатучылар күп. Ә әлегә кадәр ясатмаган кешеләргә интернетта йөргән ялган мәгълүматны азрак тыңларга киңәш итәм. Сәламәтлек мөһимрәк», — ди ул.
 
Вера Байдарованың кардиологиядә гомуми эш стажы 10 ел. 100 мең сумны балалар бүлмәсенә ремонт ясау өчен тотарга җыеналар.
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев