Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Прививка ясатудан баш тартса, читтән торып эшләүче кешене дә эштән җибәрә алалар

Әлеге чара Россия Хезмәт кодексында да билгеләнгән.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Нигезле сәбәбе булмый торып вакцинациядән баш тарткан очракта, эш бирүченең хезмәткәрне эштән читләштерергә хакы бар.

Шул ук вакытта, әлеге кагыйдә өйдә эшләүчеләргә дә кагылырга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәтнең «Корпоратив юристлар берләшмәсе» ассоциациясенә юллаган хатына сылтама белән хәбәр итә.

Эштән читләштергәндә хезмәт хакы сакланмаячак, тиешле чаралар 15 августтан күрелә башлаячак.

Реклама

«Иң элек эш бирүче хезмәткәрдән вакцинациядән баш тартуы турында язма белешмә сорарга тиеш. Читләштерү сәбәбе беткәч, яки пандемия төгәлләнгәч кенә, кеше кабат эш урынына кайта алачак», — дип белдерделәр ведомствода.

Хатта хәбәр ителгәнчә, әлеге чара Россия Хезмәт кодексында да күрсәтелгән. Әйтик, 76нчы маддәдә әйтелгәнчә, моның өчен кодекс, законнарда санап үтелгән сәбәпләр дә, башка төрле норматив-хокукый атлар да нигез булырга мөмкин. «Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында»гы законны бозу очрагын шундый факторларның берсе дип санарга мөмкин.

Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация эпидемиологик күрсәткечләр буенча профилактик прививкалар календарена кертелде һәм ул төбәктә халыкның аерым категорияләре өчен прививкалар турындагы карар кабул ителгән очракта мәҗбүри, дип белдерделәр Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев