Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Прививка ясатучылар арасында «омикрон» штаммын йоктыру куркынычы турында кисәттеләр

Бүгенге вакциналар ковидның авыр нәтиҗәләреннән һәм үлемнән күпмедер дәрәҗәдә саклый.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»).  Коронавирусның «омикрон» яңа штаммын йоктыру очраклары тулысынча вакцинация узган кешеләр арасында да күзәтелергә мөмкин.

«Яңа штаммны йоктыру очраклары вакцинацияләнгән кешеләр арасында да теркәлергә мөмкин, әмма вакцинаның нәтиҗәлелегенә бәйле рәвештә андый очраклар күп булмаска тиеш», — дип хәбәр итә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының документына сылтама белән РИА Новости.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы илләрне вакцинацияләү процессын тизләтергә өндәде. Шулай ук һәм «омикрон» штаммы килеп чыгуга карамастан, бүгенге вакциналар ковидның авыр нәтиҗәләреннән һәм үлемнән күпмедер дәрәҗәдә саклый алуын әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев