Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Президентны сайладык, имин тормышны сайларга онытканбыз…

25нче мартта телефоныма смс хәбәр алдым. Кемдер миңа рәхмәт әйтә. «Спасибо. Ваш голос важен. Сильный Президент - сильная Россия!» диелгән бу хәбәрдә. infoER дигән абоненттан килгән бу рәхмәт сүзләре. Ни икән инде тагын, дип бераз баш ваттым. Көчле Русия - көчле президент белән генә тәңгәл килә бит. Ә аңладым -...

25нче мартта телефоныма смс хәбәр алдым. Кемдер миңа рәхмәт әйтә. «Спасибо. Ваш голос важен. Сильный Президент - сильная Россия!» диелгән бу хәбәрдә. infoER дигән абоненттан килгән бу рәхмәт сүзләре. Ни икән инде тагын, дип бераз баш ваттым. Көчле Русия - көчле президент белән генә тәңгәл килә бит. Ә аңладым - бездә көчле президент берәү генә. Һәм ул мәңгелек. Чамаладым: инфоЕР Единая Россия фиркаседер. Мин чын патриотлар шушы Едроста гына дип уйлый идем моңарчы, тик нигәдер үз атамаларын патриотлар телендә язмаганнар, дошманнарыбызның латин графикасында сырлаганнар. Аннан соң минем сайлауда кем өчен тавыш биргәнемне каян белгәннәр икән?! Мин бит ялгышканмын: көчле Русия өчен сайламаганмын…

Ә Русия көчлеме соң? Ни белән? Коралларыбыз белән күршеләребезгә янау, милитаристик рухыбыз беләнме? Әллә пенсионерларның яшәү шартлары яхшыру, эшсезлек проблемасы булмау, завод-фабрикаларның гөрләп эшләве, коррупциянең, ришвәтчелекнең чәчәк атмавы, гадел суд, прокуратура булуы беләнме?

Җавап биреп тормыйм. Соңгы атнада булган шау-шу тудырган вакыйгаларга гына тукталам.

ВОЛОКОЛАМСКИДА ЧҮП БАЗЫ белән проблема. Сасы һавага түзә алмаган халык бунтын президент сайлауларын өзәргә маташу, оппозиция шаукымы, дип аңлатырга тырыштылар. Тик чүплектән чыккан газ белән дистәләгән балалар агулангач, эшнең сайлауларга каршы акция түгеллеген танымасалар да - аңладылар.

Чуанлы урыннар күп икән әле - КЕМЕРОВОДА ФАҖИГА. Һәм бу беренчесе һәм соңгысы түгелдер. Бүген кайчандыр гөрләп торган завод-фабрикалар биналарында базар бит хәзер. Биналарны алдап-йолдап кулга төшергән миллиардерлар, бармакка бармак сукмый, миллиардларын арттыра. Ә анда янгын чыгу ихтималы, күп санлы корбаннар булу мөмкинлеге чүп мәсьәлә бит бүгенге заманда. Дөрес, чемпионат алдыннан, әле генә рекордлы күрсәткечләр белән үткән сайлаулардан соң илдәге тормышны ямьсезлисе килми иде үзе. Шуңа да фаҗига булган көнне федераль телеканалларда җырладык, биедек, күңел ачтык… Тик фаҗига нәтиҗәләрен яшереп калдыру мөмкин түгеллеген аңлагач кына кара киемнәребезне кигән булдык. Корбаннар санын да кистереп кенә 64 дип тәкрарлыйбыз. Тик фаҗиганең шаһиты булган халык кына бу саннарга ышанмый. Әлеге фаҗига турында кабатланып тормыйм, газетабызның 3, 6нчы битләрендәге тәфсилле язмаларны укырсыз.

ДУМАДА АЛЛАНЫҢ КАШКА ТӘКӘЛӘРЕ УТЫРА

Бу журналистлардан да җүньсез кешеләр юк инде. Кайчакта әүлиягә тиң сәясәтчеләргә, түрәләргә тел-теш тидерәләр, әле яла ягудан да тарчынмыйлар. Әнә ЛДПРдан Думага кереп утырган депутат, комиссия башлыгы Леонид Слуцкий үзеннән интервью алырга килгән матур кызларга бәйләнгән. Би-би-синың урыс телле хезмәте хәбәрчесе Фәридә Рөстәмова әлеге бәйләнүне диктофонга язып та алган. Шунысы бик гаҗәп: ДәүДумадагы этика комиссиясе әлеге низагны тикшереп, Слуцкийны сөттән ак, судан пакь дип тапты. Кызлар яла якканнар, шул рәвешле оппозиционерлар, әйтик, Навальный җырын җырлыйлар, сайлаулар алдыннан көчле Русиянең көчен какшатырга, провокация оештырырга чамалаганнар булып чыккан. Ә инде Фәридәнең диктофон язмасына килгәндә, ул аны рөхсәтсез яздырырга тиеш тә булмаган, әле ул язма ялган да булып чыгарга мөмкин. Әйе, журналист яздыруын алдан кисәтмәсә, бу язма суд эшләрендә игътибарга алынмаска мөмкин. Әмма депутатка үзенең бозык хаҗәтләрен рөхсәтсез үтәргә ярыймы? Әлеге вакыйгага протест йөзеннән 20ләп мәгълүмат чарасы ДәүДумадан үз вәкилләрен чакыртып алды, аккредитацияләреннән баш тартты, икенчеләре Слуцкийга бойкот игълан итте. Татарстанда «Бизнес Online», «Реальное Время» Дума турында хәбәр биргәндә шушы фәхеш шау-шуын искә алып язачакларын белдерде. Әлеге акциягә «Безнең гәҗит» тә кушыла. Дума депутатлары турында сүз чыкканда аларның кыңгыр эшләре турында да телгә алырга вәгъдә бирә. Әйтик, шул ук үтә намуслы депутат Слуцкий чутында штрафлары түләнмәгән 800ләп юл транспорт йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары җыелган. Менә бит кануннар иҗат итеп утыручы депутатыбыз үзе ничек чиста, эчкерсез, пакь… сөт тә алай ак була алмас?!

Теге этика комиссиясенә килгәндә, анда оппозициядә булмаган депутатны берәр кайчан гаепләгәннәрен ишеткәнем юк. Аптырыйсы түгел: бүген педофилия чәчәк ата, шул ук депутатлар кемнедер мәсхәрәли, сүгенә. Педофильләр Думада да юктыр дип кем әйтә ала?! Тик бар да тәртиптә. Бу нисбәттән Жириновскийны гына алыйк. Ул сугып та җибәрергә мөмкин, сүгенергә дә, каядыр олактырырга да… Тулы бер халыкларны мәсхәрәләргә дә… Аның матур яшь малайлар янәшәсендә сәер карашлары чагылган видеолар да интернет тулы… Ул һаман чәчәк ата, сөйли… Шуңа күрә депутатмы ул, зур түрәме… очрашканда сак булыгыз! Кемгәдер бу илдә диңгез тубыктан икәнен онытмагыз. Сезне тотып көчләсәләр дә, берни эшли алмассың. Хәзер бит ирләргә дә куркыныч. Әнә «Эхо Москвы» радиосы Думадан ир журналистларын да чакыртып алды, анда журналистларга эшләү өчен имин түгел, дип белдерде. Хәзер бит бозыклар заманы…

Минем үземә дә газетабызның журналистларын күп тапкырлар якларга туры килгәне бар. «Сәнәктән көрәк булганнар» җитәрлек бит, журналистыбызга журналист буларак түгел, бозык ниятен канәгатьләндерү объекты, дип караган, селәгәе агып торган түрәләр дә очрый. Эшчеләренә хезмәт хакы бирә, эшен оештыра алмаган шундый хәсрәт бер «пред» бик озак гафу үтенде. Эшне судка җибәрмәдек, кызгандым.

Ришвәт тәкъдим итү очраклары да булды. Әле күптән түгел генә безнең бер журналистыбыз сыерлы «булган» иде (БГ, 14 март, №11, 2018). Форумнарда махсус кешеләр төркеме шундый гайбәт таратты. Имеш язма өчен Актаныштан сыер алып киткән… Каракның бүреге яна, ди, үзе карак башкаларны да карак дип уйлый. Форумнар да төпсез түгел. Кушаматлар артында кем утырганын эзләп табу кыен түгел. Безнең берничә очрак булды инде. Берәү Мәскәүдән торып минем үземә шәхсән янаулар яудыра башлаган иде, эзләп тапкач, кемлеген фаш иткәч, ыштанын юешләде. Берничә кешене шулай адәм көлкесенә калдырдык инде, укучыларыбыз хәтерлидер. Минемчә, суд юлларында вакыт исраф итеп йөргәнче, иң зур җәза - адәм көлкесе: танышлары бармак төртеп көлсен. Шуңа күрә гайбәт җыю белән популярлык казанучы интернет сәхифәләр дә (әлегә исемнәрен санамыйм) сак булсыннар иде. Бу кисәтүгә көлеп түгел, уйлап карарга кирәк. Юридик яссылыкка барып җитү өчен әллә ни күп кирәкми.

Тагын бер мөһим нәрсә: яла ягу, гайбәт иң зур гөнаһлардан санала. Ялгышыбыз бар икән, төртеп күрсәтегез. Хаталансак, гафу үтенербез. Бу гамәлне без оятка санамыйбыз. Кем ялгышмый тормый?! Ләкин журналист, кемдер уйлаганча лакей түгел, ул 4нче хакимият, хакимнәрне, шул ук хокук оешмаларын да тәртиптә тотучы санала. Коллегаларыбыз, әйдәгез, хаклык өчен көрәшүдә үзебез дә бердәм булыйк, әүлияләрне җиргә төшерик!

http://beznen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев