Реклама
Урман янгыннары Португалиянең көнчыгышында - Педроган-Гранди муниципалитетында, 17 июньдә кабынып китә.
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Португалиядәге урман янгыннары корбаннары саны 57 гә җитте, 59 кеше зыян күргән, - дип хәбәр иткән Потругалиянең Эчке эшләр мәсьәләләре буенча дәүләт сәркатибе Жорже Гомеш Португалиянең Lusa мәгълүмат агентлыгына.
Аның сүзләренчә, 18 зыян күрүче, шул исәптән 4 янгын сүндерүче, хастаханәгә озатылган.
Биш яраланучының хәле авыр дип исәпләнә, дип белдерде Гомеш.
Урман янгыннары Португалиянең көнчыгышында - Педроган-Гранди муниципалитетында, 17 июньдә кабынып китә.
Эсселек һәм җил аркасында, янгын якын-тирәдәге бистәләргә дә таралган.
Португалия мәгълүмат чаралары белдергәнчә, фаҗига урынын ташлап китәргә теләгән кайбер кешеләр машиналарында тереләй янып үлгән.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз