Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Пермь мәктәбендә укучылар пычак белән сугышкан, 12 кеше хастаханәдә

Пермь өлкәсе буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, дүртенче сыйныф укучылары зыян күргән. «Әлеге вакытка 12 кеше хастаханәдә. Укытучы хатын-кыз һәм 15-16 яшьлек ике үсмер шәһәр хастаханәсендә. Аларга операция ясыйлар. Тагын 9 баланы табиблар караган, алар балалар хастаханәсенә җибәрелгән", диелә ТАСС агентлыгы хәбәрендә. //Татар-информ// Мәскәүдән Пермьгә Русия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре...

Пермь өлкәсе буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, дүртенче сыйныф укучылары зыян күргән. «Әлеге вакытка 12 кеше хастаханәдә. Укытучы хатын-кыз һәм 15-16 яшьлек ике үсмер шәһәр хастаханәсендә. Аларга операция ясыйлар. Тагын 9 баланы табиблар караган, алар балалар хастаханәсенә җибәрелгән", диелә ТАСС агентлыгы хәбәрендә. //Татар-информ//

Мәскәүдән Пермьгә Русия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре киткән. Ведомствоның рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр иткәнчә, алар җирле полиция хезмәткәрләренә җинаятьне тикшерүдә ярдәм итәчәк. Шулай ук Мәскәүдән Мәгариф министрылыгы вәкилләре дә Пермьгә китте.

Русия Президенты каршындагы балалар хокукларын яклау буенча вәкил Анна Кузнецова сүзләренчә, дүртенче сыйныф укучылары укытучыны яклаган. Ә укытучы исә пычак белән сугышучы 15-16 яшьлек егетләрне аерырга тырышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев