Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Пенсия реформасы: Бу законны кабул итми мөмкин булмады

РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев матбугат конференциясендә пенсия яшен озайту турындагы карар үтә кирәкле иде дип белдергән. Аның сүзләре буенча, бу карарның ахыргы максаты – гражданнар тормышын яхшырту.

“Бу законны ил икътисады үсешсен һәм халкыбызның нормаль шартларда яшәсен  өчен кабул итү кирәк иде”, - диде.

Медведев бу карарның үзе өчен дә, Владимир Путин өчен дә бик катлаулы һәм авыр булуын сөйләде. Пенсия яшен беребезнең дә арттырасы килмәгән иде диде ул.

2019 елдан Русиядә пенсия яше 5 елга акрынлап озайту процессы башланды. Хатын-кызлар өчен 55тән 60ка һәм ир-атлар өчен 60тән 65 яшькә кадәр пенсия яше озайтылды. Пенсия алды яшендәге кешеләрне  (пенсиягә чыгарга 5 ел калганнарны) эшкә алмаучы яисә азат итүчеләргә карата  Русия властьлары җинаять җәзасын күздә тоткан закон да кабул итте.  

 

Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: mk.ru
Фото: lifekostroma.ru/tsargrad.tv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев