Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Омикрон» штаммы дөньяның 23 илендә ачыкланган

Әлегә Россиядә коронавирусның бу штаммын йоктыру очраклары ачыкланмаган.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенең «омикрон» яңа штаммы ким дигәндә 23 илдә ачыкланган.

«Биш регионда ким дигәндә 23 илдә Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасына яңа штамм ачыклануы турында хәбәр иттеләр. Бу сан артыр дип фаразлыйбыз», — дип китерә РИА Новости Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчесе Тедрос Аданом Гебрейесус сүзләрен.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) мәгълүматлары буенча, әлегә Россиядә коронавирусның бу штаммын йоктыру очраклары ачыкланмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев