Саба ТВ

Олы Кибәче авылында Әфганстанда хезмәт иткән солдат гаиләләре кунакка чакырылган (фотолар)

15 февраль - Совет сугышчыларының Әфганстаннан чыгарылуына 28 ел.

Шул уңайдан Олы Кибәче авыл клубына Әфганстанда хезмәт иткән Халиуллин Рәкыйф һәм Чечен Республикасында хезмәт иткән Хөснетдинов Рифнурларның гаиләләре чакырылды. Авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К әлеге гаиләләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде. Яу кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Алар белән әңгәмә корып,шул еллар хакында фикер алыштык. Алар безгә сугыш китергән зур югалтулар хакында сөйләделәр. Ир-егетләрне батыр,кыю булырга өндәделәр.

Чыганак: saby-rt.ru

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: