Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Октябрьдән ЮХИДИнең яңа регламенты гамәлгә керә: ни өчен әлеге яңалык тискәре фикер уятырга өлгерде?

20 октябрьдән ЮХИДИнең яңа регламенты гамәлгә керә. Әлеге регламент күп кенә машина йөртүчеләрдә тискәре фикер дә уятырга өлгерде. Үзенә күрә бер инструкция дә булып торган регламент рәсми рәвештә 13 октябрьдә басылып чыкты. Аның нигезендә инспекторлар машина йөртүчеләрне посттан тыш, теләсә кайсы урында туктата ала. Элек исә постларда гына туктатырга хокуклары...



Автомобиль хуҗалары бигрәк тә регламенттагы ЮХИДИ хезмәткәрләрен фотога һәм видеога төшерергә ярамый дигән пункт белән килешмиләр һәм интернетта бу уңайдан шактый гына бәхәсләштеләр дә. Әмма Россия машина йөртүчеләр федерациясе төбәк вәкиле Рамил Хәйруллин бөтенләй башка фикердә тора, дөресрәге, ул машина йөртүчеләрне тынычланырга чакыра.

- Монда бернинди дә бәхәс була алмый. Кемдер регламентны дөрес аңламаганмы шунда, әллә бәхәс куертасы килепме, инспекторларны фотога һәм видеога төшерергә ярамый дип, үзеннән аңа пунктлар өстәп утыра. Фотога да, видеога да төшерергә ярый. «Полиция турында»гы закон моны беркемгә дә тыймый. Регламент ул фәкать инспекторлар өчен кулланма кебек кенә. Аның машина йөртүчеләргә бернинди катнашы юк. Тик шулай да инспекторлар белән сөйләшкәндә, чама да белергә кирәк. Законны беләм дигән булып, аларны мыскыл итеп видеога төшерү беркемне дә бизәми. Алар - безне, без аларны хөрмәт итәргә тиешбез, - диде ул «ШК» хәбәрчесенә.

Аның машиналарны посттан тыш та туктату турындагы пункт буенча да үз фикере.
- Инспекторлар, махсус чаралар нигезендә дигән сылтау белән, элек тә посттан тыш башка урында туктата ала иде. Монда да мин бернинди үзгәреш күрмим, - ди әңгәмәдәшебез.
Рамил Хәйруллинны регламентта шаккатырган нәрсә - инспекторларга тәмәкене тыю турындагы пунктның юкка чыгуы.
- Һәрхәлдә, регламентта «тарту тыела» дигән сүз юк. Монысы белән килешмим. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәү кемгә артык булыр иде, - ди машина йөртүчеләр федерациясе төбәк вәкиле.

Реклама

Фото: avtovzglyad.ru

Чыганак: http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев