Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Нәзарәттә Рамазан аена йомгак ясалды

Рамазан аеның бизәге Коръән хәтем кылу булды. Ул уразаның беренче көнендә Казан шәһәренең Галиев мәчетендә башланып китте һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты аша көн саен туры эфирда трансляцияләнде.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә республикада изге Рамазан аен үткәрү буенча нәтиҗәләр ясалды. Рамазан аеның 30 көне дә Татарстан өммәте өчен нәтиҗәле узды. Мәчетләргә йөрү һәм массакүләм чаралар үткәрүне тыю Рамазанның шатлыгын сүндерсә дә, ул мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә гомуми теләктәшлек күрсәтү өчен киртә була алмады. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң беренче чиратта пандемия шартларында Рамазан аен үткәрү тәртибе Татарстанның мөселман җәмәгатьчелегендә бик күп сораулар тудырды. Халык арасында аңлату эшләре алып бару өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Даруль ифта» call-үзәге көндәлек эшчәнлеген көчәйтелгән режимда алып барды. Рамазан ае барышында шәригать белгечләре 1500дән артык шалтырату һәм мөрәҗәгатьне эшкәртте.

Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык мәгърифәтчелек, хәйрия һәм яшьләр проектлары онлайнга күчерелде: үз-үзеңне читләштерү режимы чорында һәм Рамазан аенда 94 онлайн-лекция, туры эфир, вәгазь үткәрелде. Уртача алганда, бу дәресләрдә 400ләп кеше катнашты. Лекцияләр ZООM платформасында һәм Инстаграм социаль челтәренең турыдан-туры эфирында @muslimmol, @islam_today_huzur, @huzurmedia һ.б. укылды.

Рамазан аеның бизәге Коръән хәтем кылу булды. Ул уразаның беренче көнендә Казан шәһәренең Галиев мәчетендә башланып китте һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты аша көн саен туры эфирда трансляцияләнде. Хәтем кылу Рамазан аеның соңгы көнендә — 23 майда төгәлләнде. Соңгы 30 җүзне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.

Быел «Рамазан — изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны зур колач белән узды. Җыелган акчалар 12 авыру балага дәваланыр өчен түләргә, 180 мең аз керемле кешегә азык-төлек ярдәме күрсәтергә, Ютазы районы Иске Каразирек авылында үз-үзеңне читләштерү режимы вакытында янган мәчетне торгызырга тотылды.

Татарстанның 40 районына һәм Казанның 60 мәчетенә 30 мең мохтаҗ кешегә ифтар җыелмалары тапшырылды, 500дән артык волонтер җәлеп ителде. Мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән тагын 90 мең кешегә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтелде. «Ярдәм» мәчете тарафыннан тормышка ашырылган «Дорога жизни» акциясе 60 мең мохтаҗ кешене ифтар җыелмалары белән тәэмин итте. Пандемия шартларында барлык хәйрия чаралары да санитар нормаларны үтәп гамәлгә ашырылды. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан фитыр, фидия, зәкят һәм сәдака акчаларын читтән торып җыю оештырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев