Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Нурзадә яңа фатирлы булды [+фото]

Татар эстрадасы җырчысы Нурзадә бу арада күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль. Җырчы 2016 ел ахырында алган фатирына күченеп йөри. Күченү мәшәкатьләренең быелга кадәр сузылу сәбәбен Нурзадә Intertat.ru хәбәрчесенә сөйләде.

- Казанның "Светлый" торак комплексыннан бер бүлмәле фатир алган идем. Йортка газ кертелмәү сәбәпле, фатирга күченү мөмкин булмады. Инде, Аллага шөкер, көтеп алынган мизгелләр килеп җитте, яңа җиһазлар алу белән мәшгульмен. Үз куышым булуына сөенәм. Бу яклар миңа бик яхшы таныш, чөнки биредә дустым җырчы Айгөл туташ, Салмачы бистәсендә апа белән җизни, баянчы, биюче егетләр, гомумән, бик күп дусларым яши. Аллаһы Тәгалә саулыктан аермыйча, яңа фатирда исән-имин яшәргә язсын иде! - дип сөйләде безгә Нурзадә.
Нурзадәнең яңа фатиры шушы өйдә:
Җырчы фатирны махсус Казаннан бераз читтәрәк алырга теләгән:
- Берничә урынны карагач, шушы торак комплекска тукталдым. Шәһәрдән 10 минут ераклыкта урнашкан бу урын күңелемә хуш килде. Монда саф һава, урман, янәшәдә генә күл бар. Йортның 3 кенә катлы булуы ошады. Биредә барлыгы 18 фатир, барлык күршеләр бер-берсен белә. Йорт җирлегенә теләсә кем кереп йөри алмый, килгән кеше фатир хуҗасының кисәтүе буенча гына кертелә. Әнием фатир алуымны белеп китте. Аңа килергә, керергә җайлырак булсын дип фатирны 1нче каттан алган идем, чөнки моңа кадәр лифты булмаган 5 катлы йортның 5нче катында яшәдем. Кызганычка каршы, әнием бу көннәрне күрә алмады", - диде Нурзадә.
Нурзадә элек шушы йорттагы фатирда яшәгән иде:
Нурзадәне яңа фатирлы булуы белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә яңа йортка иминлек һәм бәрәкәт бирсен, игелекле күршеләр насыйп итсен!

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев