Саба дулкыннары

"Нишләп Ходаем бер биргәненә кайгы-хәсрәтне шулкадәр өеп бирә микән?.."

Әнкәем Мәдинә мәңгегә күзләрен йомганда өч яшьтә генә булганмын әле мин. Үзе үтенгәндер инде, нык авыргач, такта арбага җигелгән ат белән әнкәйне төп йортларына - ерак бабайларга алып барганнары истә. Мин дә утырып бардым. Әнкәебезне җирләгән көнне, кич белән, абыем, апам һәм мин өчәүләп, куркып өйгә кермичә, капка төбендә утырганыбызны...

Әткәебез әле бер айлык кына булган энебез Гыйлемзадәнең хәлен белергә бертуганы Габделәхәт абзыйларга киткән булган, күрәсең. Фатыйма җиңгәчәйнең үзенең дә имчәк баласы булган ул чакта. Бәхетенә, үги ана газапларын күрмичә, бик иртә дөнья куйган сабый.

Бу авыр кайгыларны бик авыр кичерәләр Сәетгәрәй бабам белән Хәмәйерә әбием. Үзләренә бераз җиңелрәк булмасмы дигән өмет белән, Ташкентта яшәүче кызлары Хәнифәгә, кайтырга кушып, хат юллыйлар картлар.

Әле күптән түгел генә тәпи баса башлаган кызчыгы Һаҗәрне алып, юлга чыга Хәнифә түткәй. Вокзалга хәтле Хәмидулла җизнәй озата килә үзләрен. Инде поезд кузгалырга берничә минут кына калган була. "Һаҗәрем белән кибетләр тирәсеннән генә әйләнеп килик әле", - ди дә, баланы алып китә җизни кеше. Поезд кемнәрнеңдер килеп җиткәнен көтеп тормый бит, озын гудок бирә дә, юлын дәвам итә. Ни кызганыч, бу ир белән хатынның, бала белән ананың мәңгегә аерылулары була.

Бер кызларының үзләре янында булуы бераз хәлләрен җиңеләйткәндәй итә картларның. Тик кара язмышлары әле һаман сагалап торган икән бичараларны. Кайтуына атна-ун көн дигәндә, бик каты авырый башлый түткәебез, бер ай чамасы газапланып ятып, бакыйлыкка күчә. Поездда ул заманның иң әшәке зәхмәте - тиф чире эләктергән була бәгырькәем.

Әнкәемнең кече энесе Мирсәет абый өйләнгән иде шул елны. Инде икесе дә сиксәнне тутырган әби белән бабайны Бибиямал җиңгәм тәрбияләде күбрәк. Үзе шулай игелекле булгандырмы, ятимне кызганыпмы, бигрәкләр дә үз итә иде ул мине. Үги әни бабайларга баруымны бик өнәми. Шуңа күрә Бибиямал җиңгәчәй, ындыр артларыннан гына килеп, үзе пешергән таба ашлары белән мине сыйлап китә торган иде. Бик тә яратышып яшиләр иде җиңгәчәй белән абзыкай. Беренче балалары - уллары Мәкъсүт тугач, ничек шатлануларын сөйләп бетерерлек түгел.

Инде язганда кулларым калтырый. Нишләп Ходаем бер биргәненә кайгы-хәсрәтне шулкадәр өеп бирә микән? Тиф зәхмәте абыема да кагылып өлгергән, ике-өч атна гына ятып, ул да китеп барды. Сөекле ирен югалту кайгысын күтәрә алмады Бибиямал җиңгәмнең йөрәге. Мирсәетенең вафатына кырык көн тулган көнне ул да якты дөньядан китте.

Кайгы-хәсрәтле булса да, гомер уза бит ул. Минем дә балачагым тәмамланды. Минзәләгә укырга китәсе көнне иртән бабай белән әби янына кереп чыктым. Фатыйхаларын биреп, елый-елый озатып калдылар. Саубуллашу гына түгел, бәхилләшүебез дә булган икән бу. Авылыбызга еш кайтып йөрергә туры килмәде миңа. Үзем дә сәбәбен белмичә, эчем пошып йөргән беркөнне әбием белән бабамның бер-бер артлы вафат булулары турында кайгылы хәбәр ирештерделәр.

Дөньялыкта ачы язмышларын күкрәкләре белән күтәргән, бәндәләргә түгел, мал-туарларына ачуланып эндәшә белмәгән бу ике игелекле җанның урыннары оҗмахтадыр дип ышанам.

Ягсуп МОРТАЗИН. Мөслим районы, Яңа Сәфәр авылы.

---
Татарстан яшьләре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: