Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Нидерланд вәкиле: Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә уза

Европа илләре күзәтүчеләре республиканың сайлау участокларында бүген иртәдән эшли.

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган, ә сайлаучылар бәхетле күренә. Бу хакта халыкара миссия вәкиле, Нидерланд Корольлегеннән килгән күзәтүче Ангела Кейн белдерде.

Республикада аның белән бергә Израиль һәм Германиядән күзәтүчеләр эшләвен белдерде ул. Алар барысы да иртәдән эшли башлады, хәзерге вакытка күпсанлы сайлау участокларында булды, сайлаучылар һәм башка күзәтүчеләр белән аралашты, тавыш бирү процессын күзәтте.

Реклама

"Миндә бик яхшы хис-кичерешләр калды. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, бөтен җирдә дә сайлаулар турында мәгълүмат бар. Сайлау участокларында кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуларын күрдек", - дип сөйләде Ангела Кейн.

Халыкара күзәтүчеләр төркеме республиканың сайлау участокларында эшен дәвам итә, кич белән тавышларны санау барышын да күзәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев