Саба дулкыннары

Ничек файдаланырга сине, җир?

Үткән ел Татарстанда 35498 гектар авыл хуҗалыгы җире максатчан файдаланылмаган. Республика буенча бер гектар җирнең үткән ел 29300 сум акча кереме биргән булуын исәпкә алсак, 1 миллиард сумнан артык акча алынмый калган дигән сүз.

Миллиард сумның авыл хуҗалыгы өчен азмы-күпме икәнен белү өчен чагыштырып карыйк. Файдаланылмыйча яткан җирләрнең һәр гектары республиканың ур­тача кереме күләмендә акча бирә дип уйласак, югалган акча Баулы районының кредитларын 7,57 тапкыр, Әтнә районының бирәчәген 3,79 тапкыр капларга җитәр иде. Бу акчасы булса, Кукмара районының банкларга бирә­чәген җиңел генә ике тапкыр каплаганнан соң да акчасы калачак. Мөслим һәм Тәтеш районнары да шундый ук мөмкинлекләргә ия булыр иде. Ютазы, Чирмешән, Мөс­лим районнарының гомуми әҗәтен каплагач та, акча бераз калыр иде әле. Тукай районының бер гектар җир­гә туры килә торган кереме 251 мең 100 сум булуын искә алсак, җир потенциалын файдаланмау сәбәпле рес­пуб­лика буенча керми калган акча күләме 9 мил­лиард сумга якынлашыр иде.

Дө­рес, керемне җир үзе генә бирми, җирдән алган ашлык һәм печәнне иткә, сөт­кә, техник культуралардан алынган продукциягә әйлән­дергән­нән соң гына акча кереме сумнарның артына нульләр өсти башлый. Үт­кән ел Чирмешән районы, мәсәлән, 1 гектар сөрүлек җи­ренә 5200 сум гына керем алган. Бөгелмә, Спас, Мин­зә­лә, Кама Тамагы, Әлмәт районнарында бер гектар җир­дән 11 меңнән артык, әмма 12 мең сумга тулып җитмәгән акча эшләгәннәр. Балтач районы җирләренең гектары - 34 мең 700, Әтнә районы җир­ләре - 36 мең, Лаеш районы гектары - 59 мең, Яшел Үзән районыныкы 132 мең 500 сумлык керем бир­гән.


Авыл хуҗалыгы максатларында файдаланылмаган җирнең күплеге белән Биектау районы рекорд куйган: анда 3262 гектар җир сө­рел­мәгән-чәчелмәгән. Бу районда азык-төлек үстерү­че буларак җиргә кул сел­тә­гәннәр, чөнки чәчелмәгән җирләр мәйданының артуы бер ел эчендә 2113 гектардан да артып киткән. Дөрес, биектаулылар, ихтимал, җир­не башка максатларда файдаланганнардыр, чөнки шәһәр тирәсе районнарында җир башка мөм­кин­лекләре белән ымсындыра. Спас, Алабуга, Лениногорск районнарында 2 мең гектардан артык җир авыл хуҗалыгы культуралары үстерү өчен файдаланылмаган. Болар барысы да җиргә икмәк бирүче буларак караудан баш тарта башлаганнар, чөнки максатчан фай­­ла­ланылмаган җирләр елга меңәр гектарлар белән арта. Балтач районы үткән ел бер гектар җиренә чәчмәгән, Ютазы, Әтнә, Чүп­рәле, Апас, Актаныш, Саба, Теләче, Алексеевск, Буа, Баулы районнарында һәр гектар җир эшкәртелгән. 2015 елда 2038 гектар җирен файдаланмаган Чирмешән районы үткән ел барлык җирләргә дә чәч­кән. Йөз гектар җиргә Татарстанда уртача 19 баш мөгезле эре терлек туры килә. Мө­гезле эре терлек өстәмә кыйммәт барлыкка китерүе белән хуҗалык­лар­ның рентабельлек күрсәтке­чен яхшырта, аларны табышлы итә ала.

Бу җәһәттән караганда, республиканың җир­дән алынган продукциягә өстәмә кыйммәт ялгау потенциалы бик зур әле. Арча районында йөз гектарга - 30 баш мөгезле эре терлек, Саба районында - 39, Әтнә районында - 45, Балтач районында 46 баш сыер хайваны туры килә. Йөз гектар җирнең 50 баш мөгезле терлек туйдырырлык потенциалы бар дип исәпләсәк (моннан тыш әле ул ипи пешерерлек ашлык та бирәчәк, уңыш бик яхшы булган елларда ашлыкны читкә сату мөм­кинлеге дә бүләк итәчәк), Татарстанның, ит һәм сөт җитештерүне якын­ча ике тапкыр үсте­реп, экспортка чыгарырлык җит­ди мөм­кинлеге бар дип әйтә алабыз. Сыйфатлы продукция җи­тештер дә (лейкозлы һәм антибиотиклы сөт белән чит базарларга чыга алмый­сың, үзебезне агуларга гына ярый алар), хөкүмәт базарлар гына тапсын. Чир­мешән районында йөз гектарга - 6 баш, Спас районында - 7 баш, Бөгелмә районында 8 баш кына мөгезле эре терлек туры килә.

Авыл хуҗа­лыгында уртача хезмәт хакы нигездә ит һәм сөтне күпләп җитеш­терүче районнарда югарырак икәнен исәпкә алсак, мөгезле эре терлек асрау, аның продуктлылыгын үстерү илне азык-төлек бе­лән тәэмин итү ягыннан гына түгел, республика бюджетын тулыландыру җәһә­тен­нән дә әһәмиятле икәненә төше­нербез, чөнки физик затла­р­ның кеременә салым тулысынча республика бюджетында кала. Спас районында уртача хезмәт хакы -10 мең 623 сум гына, Балтачта - 18 мең 320, Әтнәдә - 19 мең 556, Питрәчтә - 24 мең 876 сум. Техник культуралар җи­тештереп, алардан май сыгу, теплица хуҗа­лык­лары тоту да өстәмә кыйм­мәт бирә һәм җирне табышлы итә ала, билгеле. Ләкин андый гектарларны арттыру мөмкинлеге чикләнгән, чөн­ки һәркем теплица тотса - кы­ярга, җитен мае сыкса - үсем­лек майларына бәя тө­шәчәк һәм алар үзләрен ак­лый алмаячаклар.


Җирнең төп табыш бирү потенциалы ит һәм сөт җи­тештерү, аларны арзан бәя­дән сатудан гына гыйбарәт.

http://vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: