Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ниһаять: Радик Юльякшин Гөлназ Асаевага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган! [+видео]

Кичә Уфада мөләем кыяфәтле, моңлы тавышлы һәм эстраданың иң яшь популяр башкаручысының - Гөлназ Асаеваның концерты гөрләде.

Тамаша карарга туп-тулы зал җыелган иде. Концертның көтелмәгән кунагы - Радик Юльякшин булды. Буш кул белән килмәгән: Гөлназага - кызыл розалардан купшы гөлләмә, ә тамашачыларга - ике җырын бүләк итте. "Кияүгә чык син миңа" җыры алдыннан Радикның әйткән сүзләре тамашачыны шаккатырды. "Хәзер яңа җырым яңгырыйчак. Аны язганда мин һәрвакыт Гөлназ турында гына уйладым. Карыйм: әтиең дә, әниең дә монда, шаһитлар да бар... Кияүгә чык син миңа!" - диде.
Шаярып әйткәнме, әллә инде бу хак сүзләрме, Гөлназның үзенә шалтыратып сораштык.

- Гөлназ, исәнме! Ничек хәлләрең? Концертың ничек узды?
- Исәнмесез. Бар да яхшы. Бөтен планнар, уйлар тормышка ашты. Тик бераз арытып кына җибәрде, шуңа да үземнем чыгышларымны бар тик "3", "4" билгеләренә бәялим. Концертны үземә алып та бару, гел тере тавышка җырлау җиңелләрдән түгел.

- Концертыңа Радикның киләсен белә идеңме?
- Юк, бу юлы да ул сюрприз ясады. Концертка бер көн кала күрешкән идек. "Киләсеңме?" - дип сорадым. "Юк, Аскында концертым", - диде. Шулай дигәч, мин көтмәдем дә. Сәхнәгә менүен күргәч, шаккаттым.

- Радик сиңа сәхнәдә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бу шаяру гына булдымы?
- Һәр шаяруның да хак өлеше бар.

- Әллә сез кыз белән егет буларак очрашып йөрисез?
- Әйе, шулай дип әйтсәң дә була.

- Алай булгач, Радикның тәкъдименә ничек җавап бирәсең?
- Күз күрер. Радик кеше буларак та, җырчы буларак та бик ошый. Элегрәк аның иҗатын аңлап бетерми идем. Концертында булганнан соң, карашым бөтенләй үзгәрде. Шунда гашыйк булдым да аңа. Ул шулкадәр чиста һәм якты күңелле кеше, шуңа да аны халык үз итә.

- Өйләнешәбез дә, Мәскәүгә яшәргә китәбез, дисә Радик?
- Ризалашам! Мин бер җирдә генә тик утыра торган кеше түгел. Кайда да яшәргә әзермен.

- Һәм соңгы сорау: Радик сине нинди бүләкләр белән куандыра?
- Бүләкләрне ул дөрес сайлый белә һәм һәрвакыт төрләндерә. 14 февраль, 8 мартка гына түгел, сәбәпсез дә мине шатландыра. Еракта булса да, игътибарын һәрвакыт җиткереп тора.

Реклама


http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев