Саба дулкыннары

"Моны күтәрә алмас иде: Гөлсирин әисенең йөрәген бозарга җөрьәт итми..."

Гөлсирин Илфар белән лифтта танышты. Егет кызның күршеләренә бер генә көнгә авылдан килгән булган икән. Гөлсириннең әле моңа кадәр бер егет белән дә очрашканы да, гашыйк булганы да юк иде. Дөрес, китап күп укыганлыктан, ул мә­хәббәтнең җир йөзендә бар икәнен белә, үзенең дә бу сөю утында янып-көясе килә.

Әмма үзен матур дип санамый Гөлсирин, чибәр кызлар кебек чытлыклана да белми. Шуңа күрә Илфар сүз каткач, башта дәшмәде. Урамга чыгып тукталышка бер якка китәргә туры килгәч кенә сөйләшә баш­лады егет белән. Илфар районда техникумда укый икән. Ә Гөлсирин үзенең әнисе белән яшәвен, институтта укуын сөйләде. Илфарның авылга кайтучы автобуска ашыгуы икән, ул кызга телефон номерын язып бирде дә, троллейбуска утырып китеп барды. Гөлсирин аның йөзенә әллә ни кү­тәрелеп тә карамады. Унсигез яше тулса да, балачактан калган ояла торган гадәте бар иде аның. Ошатып та бетермәде ул егетне. Аңа кинолардагы кебек зур зәңгәр күзле егетләр бик матур булып күренә. Телефон номеры язылган кәгазьне дә сумка төбенә ыргытты ул.
 
Гөлсирин әнисенең төп­чек кызы иде. Фәйрү­зә апа яшь чагында Казаннан бик ерак бер шә­һәрдә ире, бер улы белән гомер итеп яткан. Заводта эшләгән. Ире айнымый торган, әшәке телле сәр­хуш булган. Гөлсиринне кырык яше тулып узгач кына тапкан ул. Ир балага бу вакытта инде егерме яшь булган. Менә шул малайны ире эчәргә өйрәткән. Бергәләп бәйрәм итә башлаганнар әти белән ул. Бу хәлләргә чыдый алмыйча, нәни Гөлсиринне кыстырган да, бернәрсә алмыйча туган авылына кайтып киткән Фәйрүзә апа. әнисе исән булган әле ул вакытта. Дүрт айлык баланы карарга ризалык биргән ул. Фәйрүзә апа, торырга бүлмә бирәбез дигәч, Казанда урам себерүче булып эшкә урнашкан. Аннан Гөлсиринне дә үз янына алган. Бераздан эштән бирелгән теге бүлмәне аерым фатирга алыштыра алганнар. Ме­нә шулай тыныч тормышта яшәп киткәннәр ана белән кыз бала. Фәйрүзә апа өч җирдә җыештыручы булып эшләгән. Кием-салымга да, ашарга да акчалары җиткән. Ире турында да, улы турында да берни белмәгән ул. Улына хат язып караган, ләкин бернинди җавап алмаган. Бөтен назын Гөлсирингә биргән Фәйрүзә апа. Ни теләсә шуны пешереп ашаткан, матур киендергән. Кыз да бик тыңлаучан, ярдәмчел булып үскән. Кыш көне әнисенә кар көрәргә, боз ватарга булышкан. Беркайчан күрмәгәнгә, әти­сенең дә, абыйсының да төс-кыяфәтләрен белмәгән ул. әнисе дә, киткәндә фотоларын ал­мадым дип, тәкрарлап килгән. Фәйрүзә апа да исерек ир белән гомер иткән елларын исенә алмаска тырышып яшәгән. Дөрес, улын сагынган ул. Ләкин ни хәл итәсең, язмышың белән килеш­мичә.
 
Беркөнне Гөлсирин, чүп пакетын төнгә кал­дырасы килмичә, йорт янындагы контейнерга урамга чыгып китә. Көзге җылы көн булганлыктан, өстендә өйдә кия торган юка гына халат була аның. Вакыт инде шактый соң — кичке уннар тирәсе. Чүп контейнеры яныннан кире борылганда кемдер кисәк кенә аның авызын каплап, җиргә ега. Сасы, җирәнгеч исле иреннәр аның иреннә­ренә ябыша. Кемнеңдер куллары халатын ертмакчы була. “Кычкырсаң, үтерәм!” — дигән тавыш аңсыз итә Гөл­сиринне. Шулвакыт бер ир чүп таш­ларга килә. Аны күргәч, теге кеше Гөлсириннән кулларын ычкындыра.
 
Өйгә кергәч, әнисе күргәнче кыз ваннага кереп китә. Елый-елый юына. Бернәрсә дә сөйләми Гөлсирин әнисенә. Йөрәге авыру Фәйрүзә апа моны күтәрә алмас иде.
 
Керфек тә какмаган килеш, Гөлсирин иртән укырга чыгып китә. Көне буе курку хисе озатып йөри аны. Менә-менә теге кеше килеп чыгар да: “Кычкырсаң, үтерәм!” — дип әйтер кебек.
 
Кич белән Гөлсиринне каршы алганда әнисе: “Кухняда абыең утыра. Гаҗәпләнмә”, — дип ки­сәтә. Бер кешене күрәсе килмәгән кыз, кәефсез генә аш бүлмәсенә уза. өстәл янында утыручы бик начар киенгән, сәр­хушкә охшаган кешенең: “Исәнме, сеңлем”, — дип әйтүеннән ул чак кына аңын югалтмый. Гөлсирин буе тавышны таный. Көне бу аны эзәрлеклә­гән тавыш бит бу.
 
Әнисенә дә берни әйтмичә урамга чыгып йөгерә Гөлсирин. Кая барырга, кемгә сөйләргә? Әнисенең йөрәген бозарга җөрьәт итми ул. Полициягә хәбәр итсәң, бик тирәнгә китеп, укыган җирендә, йортта торучы күршеләр әллә ниләр сөйли башларга мөмкин.
 
Озак уйлаганнан соң, сумка төбеннән Илфарның телефоны язылган кәгазьне тартып чыгара Гөлсирин. Алар бит 10-15 минут кына бергә булдылар, танырмы аның тавышын Илфар.
 
— Бернидән курыкма. Тынычлан. Хәзер юлга чыгам, — ди егет телефонның теге башында Гөлсириннең борчулы тавышын ишетүгә.
 
Алмазия ГАТИНА. Казан. 
 
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: