Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мөхәммәтшин: Татарстанда Дума сайлауларына 7 меңнән артык теләк һәм тәкъдим җыелды

«Бердәм Россия» съезды эшендә республикадан 12 делегат катнаша.

 «Бердәм Россия» 24 августта Мәскәүдә узачак партия съездында халык программасын кабул итеп, шуның белән Дума сайлауларына барачак. Татарстанда аны формалаштыру өчен 7 меңнән артык теләк һәм тәкъдим җыйганнар.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде.

«Сайлау кампаниясенең әлеге этабындагы төп үзенчәлек — сайлаучылар, республика халкы белән үткәрелгән күпсанлы очрашулар. Аларның активлыгы аркасында әлеге очрашулар шактый кызыклы уза. РФ Дәүләт Думасының булачак депутатларына Татарстанда сайлаучылар катнашында 7 меңнән артык теләк һәм тәкъдим җыйдык. Бу эш сентябрьдә дә дәвам итәчәк», — диде Мөхәммәтшин.

Бу көннәрдә np.er.ru сайтында партиянең халык программасы өчен тәкъдимнәр җыялар. Россиянең барлык төбәкләреннән 1,5 миллионнан артык мөрәҗәгать килгән инде. Татарстанда теләк-тәкъдимнәрне сайтта заявка калдырып кына түгел, ә «Минем депутат» сервисына шалтыратып яки мобиль иҗтимагый кабул итү бүлмәләренең берсенә мөрәҗәгать итеп тә формалаштырырга мөмкин.

Мөрәҗәгатьләрне анализлау күрсәткәнчә, татарстанлыларны барыннан да элек социаль сәясәт һәм балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре борчый. Күп кенә мөрәҗәгатьләрдә сукбай этләр проблемасын хәл итүне үтенәләр. Республикада яшәүчеләрне төзекләндерү мәсьәләләре дә борчый.

Республикада инде икенче ел «Безнең ишегалды» Президент программасы гамәлгә ашырыла, аның буенча елына 1 меңнән артык ишегалды тәртипкә китерелә. Кешеләр программаны яхшырту буенча үз идеяләрен тәкъдим итә, шулай ук Татарстанда уңайлы мохитне үстерү буенча башка идеяләр белән чыга.

«Мин татарстанлыларның актив булуына, җыеннар, очрашуларда катнашуына, битараф булмаганнарына шатмын. Алынган барлык теләк-тәкъдимнәр дә РФ Дәүләт Думасындагы „Бердәм Россия“ фракцияләрендә һәм ТР Дәүләт Советында каралыр дип өметләнергә нигез бар», — дип искәртте «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре.

Ул шулай ук халык программасын формалаштыруда актив катнашканы өчен Татарстан халкына рәхмәт белдерде.

«Тәкъдимнәр җыюда актив катнашканнары һәм алда торган сайлауларга карата битараф булмаганнары өчен республика халкына рәхмәт әйтәсем килә. Барыгызны да сайлау участокларында көтеп калабыз. Без бергәләп күп эш башкарачакбыз!» — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Бердәм Россия» съезды эшендә республикадан 12 делегат катнаша. Съездга партиянең Генераль һәм Югары советлары әгъзалары, шул исәптән Татарстан Президенты, партия исемлеге лидеры Рөстәм Миңнеханов та чакырылган. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев