Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Миңнеханов Думага Ана капиталы законына төзәтмә кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә

Бүген ата-аналар өстәмә белем бирү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләргә түләү өчен ана капиталын куллана алмый.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасына Ана капиталы турындагы законга өстәмә белем бирү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләрнең хезмәтләре өчен түләргә мөмкинлек бирә торган төзәтмәләр кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Бу хакта республика җитәкчесе ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль районнарда һәм шәһәр округларындагы җәмәгать вәкилләре белән очрашуда сөйләде.  

Рөстәм Миңнехановка проблема турында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Бөгелмә районындагы вәкиле Диана Миндубаева сөйләде.

«Миңа өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтүче шәхси эшмәкәрдән сорау килде. Аңа күп балалы әни кеше баласын укырга өйрәтү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Матди хәле авыр булганлыктан, ул түләүне ана капиталының бер өлеше белән башкарырга теләгән. Әгәр юридик затка мөрәҗәгать иткән булса, ул моны эшли алыр иде, тик лицензиясе булган һәм шундый ук хезмәтләр күрсәтүче шәхси эшмәкәр буларак, аңа ана капиталы белән түләү мөмкинлеге юк. Төбәкләрдә бу проблеманы суд аша хәл итәләр», — диде Миндубаева.

Бүген мондый хезмәтләр өчен ана капиталы ярдәмендә түләргә мөмкин. Әмма бу эшне Хөкүмәт карары белән билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә, шәхси эшмәкәр белән түгел, оешмалар белән генә башкарып була.

«Законга үзгәрешләр кертергә һәм Хөкүмәт карарын үзгәртергә кирәк», — дип искәртте Татарстан Республикасыннан РФ Дәүләт Думасында депутат Айрат Фәррахов.

«Мин бүгенге чара нигезендә Думага мөрәҗәгать итәм. Бу тема Татарстанга гына түгел, башкаларга да кагыла», — диде Татарстан Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев