Саба ТВ

“Мине коткарудан туктарлар дип курыктым...

Бик күп бәхәсләр, сораулар тудырган җан турында кемнең генә уйланганы юк икән? Галимнәрне дә, гади кешене дә кызыксындырган сораулар: җан үлемсезме? Адәм баласы үлгәннән соң җаны кая китә?

Шулай итеп, җанның үлемсез булуын галимнәр исбатлады. Замана медицинасында бу ачышны Голландия галимнәре ясады. Пим ван Ломмель – тикшерүче галимнәр төркеменең җитәкчесе. Күп еллар дәвамында алып барылган тикшерүләрнең асылы нидә соң?  Галимнәр баш миендәге соры матдә эшләүдән туктаса да кеше аңы беркая да югалмый дигән фикергә килгәннәр.
 
Ахирәткә күчкәндә кеше күзенә төрле сурәтләр күренүе билгеле. Бигрәк тә клиник үлем кичергән кешеләр бу хакта ачык сөйли. Кыска вакыт эчендә “теге дөньяда” булып кайтканнарның хатирәләрен галимнәр теркәп барганнар. Ләкин шунысы бар – клиник үлем кичергәннәрнең барысы да сурәтләр, ниндидер күренешләр күргән дип уйларга кирәкми.
 
Голландия галимнәре, реанимация аша үтеп, клиник үлем кичереп, яңадан күзен ачкан 348 пациентны сораштырган. Җаваплар гаҗәпләнерлек! 55% кеше клиник үлем кичергәннән соң гәүдәләренең үлем фактын танулары турында белдергән. 32% авыру кайчандыр мәрхүм булган туганнары белән очрашкан. 31% кеше озын тоннель буйлап барган. 25% кеше үзен читтән карап торган. 18% кеше күз камаштыргыч якты ут күргән. Гаҗәпләндергән тагын бер нәрсә бар – тома сукыр пациентлар да, яхшы күрүче авырулар да клиник үлем кичергәннән соң бер үк әйберләр күрүләре турында әйткән.
 
Клиник үлем вакытында йөрәк тибүдән туктый. Тын алышы туктала. Баш миенең соры матдәсе кислородка кытлык кичерә башлый. Ул эшләүдән туктый. Электр энцефалограммасында тигез сызыклар китә... Шушы кискен вакытта да табиблар бар тырышлыгын салып авыруны коткарырга тырыша. Һәм еш кына коткара да.
 
 Бер мисал китерик: Страсбург шәһәрендә кома хәлендәге берәүне клиникага китерәләр. Йөрәгенә массаж эшлиләр, дефибрилляция, ләкин бер нәтиҗә дә юк. Электр энцефалограммасында тигез сызык кына күренә. Интубация дип аталучы соңгы чараны кулланып карарга булалар. Ләкин авыруның авызында ясалма теш протезы була. Шәфкать туташы аны өстәлгә алып куя. Тагын да берникадәр вакыттан соң авыруның тын алышы барлыкка килә, йөрәк тибеше сизелә. Бер атнадан соң шул ук шәфкать туташы авыруларга дарулар таратып йөргәндә теге ир яткан палатага да керә. Ә иркәй шәфкать туташына карап: “Протезымны бирегез әле. Сез аны табиблар мине коткарган вакытта өстәл тартмасына салып куйдыгыз!”,- ди.
 
Сораштыра торгач шул ачыклана: иркәй үзенең гәүдәсенә һәм аны уратып алган табибларга өстән карап торуы турында сөйләгән. Бүлмәдә ниләр барлыгын, табибларның үз-үзен ничек тотулары турында да ачык итеп тасвирлап биргән. “Табиблар мине коткарудан туктарлар да, якты дөньяны башкача күрмәсмен дип курыктым. Ничек тә табибларга үземнең үлмәгәнлегемне хәбәр итәргә тырыштым...” дип сөйли ул сораштыручыларга.
 
Автор : Тазеева Руфина
 
 
 

---
Өмет

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: