Саба дулкыннары

“Мин үлсәм, кызым нишләр?” (ЯЗМЫШ)

Язмыш тез астына китереп сукса да, сынмаган, бирешмәгән, авырлыкларны җиңеп барган кешеләр бар. Әмма бу җиңүнең бәясен алар үзләре генә белә. Казанда яшәүче Тәнзилә апа Зарипова биш ел буе кызы Алсуны тәрбияли һәм бирешмәскә тырыша.

Алсу улы Әмир белән әни­сенең өендә яши. "Аерылышсалар да, кияү белән аралары өзелмәде. Хәлләрен белешеп торды, ике җәй рәттән ире кызым белән оныгымны чит илгә ялга да җибәрде. Соңгы баруында Алсу: "Башка барып йөреп булмас инде, соңгысы булыр", - диде. Бу сүзенә артык игътибар бирмәсәм дә, хәзер менә аңладым, - дип искә ала Тәнзилә апа. - Бәла буласы көнне пилмән пешергән идем. Алсуның бер дә өстәп ашаганы юк иде. Үзе чыгып китәргә ашыкса да, тагын дүрт пилмән салып алды. "Бигрәк тәмле булган, әни", - диде. Соңгы тапкыр үз кулларына кашык тотып ашавы шул көнне булды. 2011 елның 11 декабре иде бу".

"Хәле бик авыр, яшәмәс"

Тәнзилә апа кызының бәлагә тарыганын белми. Куркыныч хәбәрне Чиләбегә командировкага киткән кызы Ләйсән телефон аша җиткерә. Алсу бу вакытта хастаханәдә аңсыз ята. "Кич белән Алсуның дус кызлары килеп керде. Баламның тукталышта хәле начараеп, хастаханәгә эләккәнен әйттеләр. Ул чакта да үземне тыныч тоттым. Табиблар кулында бит, бар да әйбәт булыр дип уйладым, - ди ул. - Тукталыштагы кешеләр башта узып баручы "ашыгыч ярдәм" машинасын туктата. Анда кислород баллоны таба алмыйлар. Икенчесе килгәндә инде соң була. Кислород җитмәү аркасында, 3-7 минут эчендә кеше клиник үлем дә кичерергә мөмкин".

Табиблар башта рөхсәт итмә­сә дә, Тәнзилә апа реанимациядә ятучы Алсуы янына барыбер эләгә. Янына килеп: "Нишләдең, балам?" - ди. Шулчак Алсуның күзләреннән яшь тәгәрәп чыга. "Бик авыр көннәр кичердек. Ничек түзгәнмен? Алсуның улы Әмир беренче сыйныфта укыган чак. Баланы да карарга кирәк, әнием үлем түшәгендә ята. Кая барырга белмичә бәргәләндем. Алсу бик тә бетәшкән иде. Кул-аягы хәрәкәтләнми, йотуы юк, күзләре йомылмый иде. Бары тик башын гына чайкап тора, - ди Тәнзилә апа. - Яңа ел алдыннан табиблар Алсуны өйгә алып чыгуыбызны сорады. Тик мин куркып калдым. Җитмәсә, гыйнвар яллары да бар. Хәле начараеп китсә, нишләрбез? Мондый хәлгә калган кешене ничек тәрбия­ләргә икәнен дә белми идек. Хастаханәдә мартка кадәр тоттык, аннары кызыбызны барыбер үзебезгә алып кайттык. Табиб­лар өмет юк диде. Әмма без көрәшергә булдык. Икенче кызым Ләйсән бик булышты. Гаи­ләсе белән ике арада йөгереп йөрде. Өйгә табиблар җыйды. Алар киңәшләшеп, кайбер дә­валау курсларын билгеләде. Әм­ма ул даруларның күбесе ки­лешмәде. Аптырагач, мин Ләй­сәнгә интернеттан дәва эзләргә куштым. Аллага тапшырып, әк­ренләп күңелем кушканча дә­валый башладым".

Алсуга кайсы дару килешә, кайсы юк - әнисе барысын да язып бара. Баксаң, кан тамырларын киңәйтә торган дарулар бөтенләй ярамый икән. Гел дару биреп торсаң, ашказаны, бавыр-бөер­ләре нишләр, дип тә кайгыра. Халык медицинасына таянып дә­валарга тотына. "Аллаһы Тә­галәгә ышанып, аннан сорадым. Әгәр бу авырлыкны җиңеп чыксак, син яшисең әле, кызым, дидем. Кызыма әкренләп массаж ясый башладым. Беренче вакытта аны каты итеп уарга, утыртырга ярамый иде. Тик ятмасын дип, гәүдәсен әвәләп йөрттем", - дип сөйли Тәнзилә апа. Башта ул Алсуга тамчылап су эчерә башлый. Ә аннары әкренләп шулпага күчә­ләр. Алсу берни дә әйтми, бары кәефе булмаса гына, йөзен үзгәртеп сиздерә икән. Элек караңгы бүлмәдә ятканда, куллары белән ишарәләп, кояшка күрсәтә. Әнисе аңлап, аны якты бүлмәгә күчерә. Кайбер килгән кешеләрне дә ошатмый икән әле. Аларны күргәч, бө­гәрләнеп ята, ди әнисе. Инде кечкенә Әмир дә зур егет булып үсеп җиткән. Ул да әнисе яныннан китми. Әбисенең уң кулына әйләнгән.

"Мин үлсәм, кызым нишләр?"

Үз көчләре генә җитмәгәч, башкалардан да ярдәм сорарга туры килә. "Моңа кадәр бер генә тапкыр да кешедән ярдәм сораган юк иде. Әмма кая бармак кирәк? Булышучылар күп булды. Аларга чиксез рәхмәт. Кайчак күңел төшкән, көрәшергә көч калмаган вакытлар була. Шул чакта Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә. Бервакыт авыр хәлдә калдык. Акча да беткән иде. Бер туганыма шалтыратам дип ялгышып, оныгым белән бер сыйныфта укыган баланың әтисенә эләккәнмен. Мин исә, туганым дип белеп, аңа мәшәкатебез турында сөйли башладым. Ул мине бүл­дерми генә тыңлады да кичке якта 6 мең сум акча тотып килеп керде. Шулай итеп, гел яхшыга өметләнеп яшибез".
Алсуны тернәкләндерү үзә­ге­нә дә алып баралар. Аннан ул бөтенләй икенче кеше булып кайта. Баш миенә файдалы дару да алганнар. Ләйсән интернеттан тәнен бозмый торган карават та тапкан. Хәзер инде ул ярты сәгать утыра ала.

Тәнзилә апага - 69 яшь. Кызы авырып киткәч, микроинфаркт кичереп, аяк өс­тендә йөргән. Әле дә үзе түгел, кызы өчен кайгыра ул. "Мин үлсәм, кызым нишләр соң? Аны бик тә табиб­ларга күрсәтәсем килә. Аларның күбесе беренче тапкыр хастаха­нәдә ятып чыккан кәгазь­ләрне генә карый. Кызым­ның бүгенге хәлен белмиләр. Мин бит алга китеш барлыгын үзем белеп-күреп торам. Ә Алсуны хастаха­нәгә алып бара алмыйм. Участок табиб­ларын чакыртабыз, тик тик­шерү узар өчен заманча җиһаз­лар кирәк. Тө­бәкара клиник диагнос­тика клиникасында (МКДЦ) та­биб-нев­ро­патологка кү­ре­нәсебез килә, - ди Алсуның әнисе. - Биш ел буе бер генә кешене дә борчымыйча, үз көне­безне үзебез күрдек. Инде үзем үлгәнче, кызымны инвалид арбасына булса да утыртып калдырасым килә. Өметем юк түгел. Бервакыт намазымны укып бетереп, тәсбих тартырга утыргач, йокымсырап киткән­мен. Төшемә ирем керде. "Алсуны нишләтик?" - дип сорадым. "Аңа монда урын юк", - диде әти­се".

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: