Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Милек өчен салымны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк

«Казан бюджетына физик затлар мөлкәтенә салым һәм җир салымы тулы күләмдә керә, ә транспорт салымы республика бюджетына керә», — ди Радик Шәфигуллин.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдә физик затларның милек салымнарын түләү вакыты төгәлләнә. Шуңа кадәр кадәр транспорт салымы, физик затлар милкенә салым һәм җир салымы да түләнеп бетәргә тиеш. Быел Казанда милек салымнары буенча түләү күләме 3 млрд 41 млн сум тәшкил итә. Бу турыда Казан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллинга сылтама белән мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Казан бюджетына физик затлар мөлкәтенә салым һәм җир салымы тулы күләмдә керә, ә транспорт салымы республика бюджетына керә», — диде ул.

Россия Федераль салым хезмәте сайтында теркәлгәннәрнең барысы да милек салымнарын түләү кирәклеге

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, бүгенгә казанлылардан 870 млн сум күләмендә милек салымы кергән, шулардан физик затларның транспорт салымы планнан 27,8 процент тәшкил итә, физик затлар милкенә салым — планның 30 проценты һәм җир салымы — 113 млн сум яки планнан 27,7 процент, диелә бу хәбәрдә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев