Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Михаил Мишустин - Хөкүмәт Рәисе

Русия Президенты Владимир Путин Михаил Мишустинны Хөкүмәт Рәисе вазыйфасына билгеләү турында указга кул куйды. Документ тексты Кремль сайтында бастырылган. Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә, диелә анда.

Кичә, 16 гыйнварда, Дәүләт думасы моңа кадәр Федераль салым хезмәте башлыгы булып эшләгән Михаил Мишустинны Хөкүмәт Рәисе итеп билгеләүгә ризалык бирде.

Бу карар өчен 383 депутат тавыш бирде, каршылар булмады, 41 депутат фикер белдерүдән тыелды.

Гамәлдәге законнар нигезендә, хәзер Михаил Мишустин Президентка Хөкүмәт структурасы һәм вице-премьерлар һәм федераль министрлар постына кандидатуралар буенча тәкъдимнәрне бер атнадан да соңга калмыйча тәкъдим итәргә тиеш.

Премьер-министр Хөкүмәт планын апрель аенда тәкъдим итәргә ниятли, дип хәбәр итә ТАСС.

 

Автор: Фануз Хабибуллин

Реклама

 

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев