Мичэн авыл җирлегендә дә халкыбызның милли бәйрәме сабан туе гөрләп узды.
Авылдашларны, кунакларны Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев, районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Мичән хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Шәймәрданов тәбрикләделәр.
Иң элек мәйдан түренә чакырып, көне - төне ялгап эшләгән игенче, механизаторлар хөрмәтләнде. Быелгы кыр батыры Фаяз Заһидуллинга тәкә дә тапшырылды. Аннары уеннар башланып китте. Бәйрәм көне буе гөрләп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев