Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Марат Әхмәтов: Чит ил инвесторлары әлегә Татарстанга ашкынып тормый

"Барлык чит ил инвесторлары да бик сак эш итә", - ди министр.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Чит ил инвесторлары акча белән бәйле эшкә бик сак карый. Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов матбугат очрашуында шулай дип белдерде.

"Кытайлылар, гарәпләр белән дә дистәләгән очрашулар уздырдык. Әлегә берсе дә үз акчасы белән республикага керәм дип тормый. Вьетнам, төрек компанияләре белән дә сөйләшкәнебез бар. Төрекләр 40 процент бюджет компенсациясен сорый. Безнең андый мөмкинлекләр юк. Барлык чит ил инвесторлары да бик сак эш итә", - дип, Марат Әхмәтов, аларны җир эше өчен Татарстанны риск югары булган төбәкләр рәтенә кертүләрен билгеләп узды.

Министр читкә, әйтик, Согуд Гарәбстанына экспортка чыгаруга килгәндә, транспорт хәрәкәте җайлы гына булмавын әйтте. "Су юлы белән бер ай барырга кирәк, авиатранспорт кыйммәт. Нәрсәдер җибәрергә уйлаганда да, анда бәяләр нинди икәнен карарга, логистика үз-үзен аклыймы - шуны уйларга кирәк. Әлегә барысы да сөйләшү процессында", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев