Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Луиза һәм аның гаиләсе әтисенең гаражында качып яткан?..[видео]

Банктан зур сумма акча урлап югалган Луиза Хәйретдинованы гаиләсе белән «Рено Дастер» машиналарына утырып качканнар дигән фараз булган иде. Ләкин, тикшерүләр нәтиҗәсендә, 2017елда бурычларын түләү өчен «тимер ат»ларын ломбардка биргәннәре билгеле булды.

Ә бүген оперативниклар көтелмәгән табышка юлыга: Луизаның әтисенең гаражын ачсалар, шул «Рено Дастер» килеп чыга. Өстәвенә, машина эчендә мендәр-юрганнар да була. Тикшерү эшен бу хәл тагын да катлауландыра…

Димәк, баштагы мәлдә бөтен халык аларны чит илдә итеп күзаллаган чорда Хәйретдиновлар 25 миллионнары белән машиналарында көн күргәннәр? Моны әтиләре белмәгәнме, дигән сорау туа. Юкса, ата кеше беренче көннәрдән үк, кара кайгыга батып, балаларының югалулары турында чаң сукты. Ә машина табылгач ул: «Мин гаражыма күптәннән кергәнем юк иде, анда машина барлыгын белмәдем», — дип җавап биргән.

Хәйретдиновлар 2017 елда, чынлап та, бурыч түләү өчен ломбардта булганнар, ләкин тимер атларын калдырмаганнар, ә аның документын (ПТС) тапшырган булганнар.

Хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең дә фикерләрегезне беләсебез килә. Ничек уйлыйсыз, бу гаилә беренче көннәрдә машиналарында яшеренеп ятты микән, әллә мендәр-юрганнар очраклы рәвештә, башка сәбәпләр белән машинага килеп эләккәнме?

 

Фото: скриншот

Чыганак: life.ru

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев