Саба дулкыннары

Үләннәр белән дәвалаучы Гөлчирә Нәҗметдинова: “Начар авыруны агу бетерә!”

“Бер ел эчендә кеше сәламәтлегендә әллә никадәр үзгәрешләр булырга мөмкин”, ди үләннәр белән дәвалаучы Гөлчирә ханым. Арча районы Наласа авылында яшәүче бу ханым күп авыруларны дәвалый ала. Бүгенге көндә иң киң таралган, кешелек өчен куркыныч авыруларның берсе булган яман шештән дә котылу юлын тапкан. Ульян, Марий иле, Самара, Ижау, Киров, Татарстан районнары һәм тагын әллә кайлардан шифа эзләп киләләр аңа.

 

 

 

 

“Җәй саен тау итәкләреннән мәтрүшкә һәм тагын әллә никадәр шифалы үләннәр җыеп киптереп куям. Балалар чирләп китсә дә, салкын тисә дә кайнатып эчерергә һәрчак кул астында торсын дим. Ирем гомер буе тракторда эшләде. Бервакыт аянычлы хәлгә очрады. Трактор сәнәгенә эләгеп, ботарланып беткән иде. Менә шул елны халык медицинасына ике куллап ябышырга туры килде миңа”,  ди Гөлчирә ханым.
“Безнең якта үләннәр бик күп. Башта китаптан укып, аннары рәсемнәреннән карый-карый җыйдым. Түндербаш үләнен бер елдан соң гына таптым. Бик файдалы һәм сирәк очрый торган үлән ул. Шуннан төнәтмә ясап, иремә эчерә башладым. Иң беренче үзем кабып карадым. Эчәр алдыннан: “Бу төнәтмәне үзем эчтем. Ул-бу була калса, үзем генә гаепле”, дип паспортым эченә язу тыгып куйдым. Иртәгесе көннән таблица төзеп, иремә эчерә башладым. Көн саен билгеле бер вакытта, тиешле күләмдә генә биреп бардым. Аллаһка шөкер, Гомәр шуннан терелеп китеп аякка басты”, дип Гөлчирә ханым ирен ничек дәвалаганын сөйләде.

“Намаз укучыларга аерым дару ясыйм”

“Начар авыруларның беренче һәм икенче стадиясендәгеләр бихисап. Соңгы вакытта өченче, дүртенче стадия белән дә мөрәҗәгать итә башладылар. Шулай ук йөрәк, ашказаны, бавырдагы киста, яман шеш, аяк буыннары һәм хәтта колак сызлау белән дә килүчеләр күп. Намаз укучы, диндәге кешеләргә аерым дару ясыйм. Дин буенча, составында спирт булган дару куллану тыела. Андыйларга үләннәрне кайнатып, төнәтеп бирәм” – ди ул.

Гөлчирә апада Тибет монахы шаманнарының дәфтәре бар!

Элек-электән тибет монахлары турында төрле риваятьләр яшәп килә. Үзләре генә белә торган догалар белән өшкерүдән дә яхшырак нәрсә юк, дип санаган алар. Яхшы сүзләргә ышанганнар. Авыруларны исә төрле үләннәр белән дәвалаганнар. Шушы яхшы язулар дәфтәре бүген Гөлчирә ханымда да саклана.

“Мин кечкенә вакытта, безгә Ташкенттан Нурияздан исемле бер абый кайтып йөри иде. Күрәзәчелек сәләтләре дә бар иде шикелле. Шуннан бер көнне минем янга килде дә: “Сеңлем, мә ал әле. Болар сиңа киләчәктә кирәк булачак. Ләкин бер кешегә дә күрсәтмә син бу язуларны. Күрсәтсәң үзеңә начар булыр”, дип саргаеп беткән битләрен сузды. Шигырь формасында, борынгы рус телендә язылган сүзләр миңа нигә хәҗәт, дип бер җиргә тыгып куйдым. Ул бик файдалы дәфтәр булып чыкты, дәвалау дәфтәре. Еллар үткәч аңладым”, – ди Гөлчирә ханым.

Даруларны ясагач, Гөлчирә ханым аларны башта Коръән сүрәләре белән аннары Тибет монахларының догаларын укып өшкерә. Соңыннан тагын бер кат Коръән сүрәләрен укып куя. Әлеге дәфтәрнең күп битләре югалып та беткән инде. Начар авыруларга каршы язулар сакланган.

“Мин күрәзәче түгел”

“Кайчандыр ярдәм сорап килгән берәүгә әйткәләп утырган идем. Икенче көнгә моның күршесе бер альбом күтәреп килгән. Сезне күрәзәче диделәр, ди. Үләннәр белән дәвалаучы мин, күрәзәче түгел, дип үләннән ясалган даруларны күрсәткәч кенә тынычланды. Шуннан соң төшемә бер ап-ак бабай керде. Озын гына борынлы, кавказ кешесенә охшаган. Минем янга килде дә: “Син ничә кешегә киләчәген әйттен әле? Сиңа әйтергә ярамый, тора-бара үзең аңларсың. Әйткән кешеңә зыян киләчәк”, диде. Куркып уянып киттем. Шуннан соң бер сүз дә әйткәнем юк. Мин күрәзәче түгел. Күрәзәчеләргә ышанмыйм да, барганым да юк”, ди Гөлчирә ханым.

Яман шеш нәрсәдән чыга?

“Бөтен кешедә дә башка авырулар кебек үк, яман шешнең күзәнәкләре бар. Күп очракта алар стресстан, организм көчсезләнгәч тамыр җәя башлыйлар. Башлангыч чорда авыру билгеле булмаска да мөмкин. Чөнки шеш авыртмый ул. Шуңа күрә елга бер мәртәбә булса да табибка күренеп торырга кирәк”, дип Гөлчирә ханым бу авырулардан халык медицинасы белән дәваланырга киңәш итә.

“Мең яфрак үләне бөтен нәрсәгә дә файдалы. Яман шеш азган вакытта кеше 4 ел буе дәваланырга тиеш. Үләннәргә организмны да ияләндерергә ярамый. Ял итә-итә генә эчәргә кирәк. Начар авыруны агу бетерә. Чебен гөмбәсе, катарактус гөле(бу гөлне ул өендә үстерә, дару өчен) болардан ясалган дарулар бик файдалы, белеп ясаган очракта әлбәттә. Даруны 40 градустан да артыгырак спиртта ясарга ярамый, шуны онытмаска кирәк”, ди үләннәр белән дәвалаучы Гөлчирә апа Нәҗметдинова.
“Әле берәүнең дә үлгәне юк”, ди шаярып. “Берәр айдан соң: “Терелдек бит, аякка бастык, мең рәхмәт сиңа”, дип шалтыраталар. Кайвакыт үзем дә ышанмыйм.
– Чынлапмы? – дим.
-Үзең биргәч ничек ышанмыйсың инде? – диләр. Кем белә бит, мин Аллаһ Тәгалә дә, табиб та, күрәзәче дә түгел, ди Гөлчирә ханым.

Элемтә өчен Гөлчирә апаның телефон номеры: 89600415309

 

Юлия Насыбуллина

Чыганак: https://tatar-today.ru

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 30 ноября 2018 - 11:47
    Без имени
    Дэва эзлэп килгэн кешелэр дэва тапканнармы ник язмыйлар берседэ.Бу реклама гына тугелме?