Саба ТВ

Өлешнең көмеше кемдә: субсидиянең туксан ике проценты агроолигархларга бирелә

Авыл хуҗалыгында җитештерелә торган продукциянең яртысына якыны - крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар хезмәте нәтиҗәсе. Белгечләр әйтүенчә, кайбер юнәлешләрдә бу күрсәт­кеч зуррак та икән әле. Рас шулай икән, авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләргә бирелә торган субсидия күләме дә керткән хезмәтеңә тәңгәл булырга тиеш.

Бу урында җор телле авыл агаеның "баканың да койрыгы булырга тиеш" дигән сүзләре искә төшә. Чыннан да, тиеш әйберләр күп инде ул. Тик менә дөнья­сы гына әйләнчек тә болганчык. Ничек аңлар­га да белмәссең. Россия Кресть­ян-фермер хуҗалык­лары ассоциациясе сайтындагы: "Субсидиянең 92 проценты 22 агроолигарх гаи­ләсенә бирелә", - дигән хәбәрне укыгач, күңелгә шундый уйлар килә.


Нәтиҗәдә, субсидия кү­ләме буенча авыл хуҗалыгы алга киткән илләрдән бер­ничә тапкыр калышучы Рос­сиядә төп җитеште­рү­челәр булып саналучы фермер һәм шәхси хуҗалык­ларга бирелә торган ярдәм күләме, ахыр чиктә, бө­тенләй юк дәрәҗәсенә кала түгелме?


Мондый хәлдә ни өчен кайбер фермер хуҗалык­ла­рының озак еллар дәва­мында дәүләттән сукыр бер тиен алмавының сәбәбен аңлау читен түгел.
Соңгы вакытларда кай­берәүләрнең адым саен "авылга ярдәм итәбез" дип сөрән салулары күңелгә тия башлады. Төрле илләрдән пальма мае, тагын әллә нинди катнашмалар кушып җи­тештерелгән сыр, мең­нәрчә тонна коры сөт кер­түне йөгәнли алмыйча, үзе­бе­знең җитештерүчене кәк­ре каенга терәткән җи­тәк­челәребез авылга ярдәм итәсе урында, җитеш­те­рел­гән продукциягә тиешле бәя булуын кайгыртсалар, күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде.


Аннан килеп, авыл ху­җалыгы үсеше өчен бирелә торган бюджет акчасы да нык арта дип әйтмәс идем. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, ил күләмендә җитештерелгән продук­ция­дән керемнең нибары 1,3 проценты гына авыл хуҗа­лыгы үсешенә юнәлдерел­гән. Чагыштыру өчен: Белоруссия авыл хуҗалыгына гомуми керемнең 30 проценты бирелә. Хәтерегездә булса, 1990 нчы елларда бездә дә бу күр­сәткеч 15,5 процент тәш­кил итә иде.


Бер гектар сөрү җиренә бирелә торган дәүләт яр­дәме авыл хуҗалыгы алга киткән илләрдә бездәгедән дистәләрчә тапкыр артык булганда, үзара көн­дәшлек турында нинди сүз алып барып була? Өстәвенә алардагыча озак сроклы, аз процентлы кредитлар турында безгә әлегә хыялланасы гына кала.
Ил җитәкчеләре, дәүләт ярдәменең иң саллы өле­шен агроолигархларга биреп, ни отмакчы? Алтын тау­лары вәгъдә итеп, менә дигән итеп эшләгән хуҗа­лыкларны да аяктан егучы эре инвесторлар авылга ни бирде? Бүген бу турыда уйлап кына калырга түгел, халык белән киңәшеп, төрле чаралар күрергә вакыт. Югыйсә илдәге сөрү җир­ләренең иң күп өлеше нибары берничә дистә агроолигарх кулына күчүе ул авыл хуҗалыгының тамырына балта чабу белән бер.


Тагын шунысын әйтми кала алмыйм. Бүген Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачевның Крас­нодар губернаторы булып эшләү чорында Мәс­кәү­дә узган "Алтын көз" бөтен­россия күргәзмә­сен­дә оч­рашып, сәгатьтән артык сөй­ләшеп торырга туры килгән иде. Татарстан бе­лән Краснодар краеның күргәзмәләре янәшә. Губернатор бездә берничә эре инвесторның йөзләрчә мең гектар сөрү җире барлыгына гаҗәпләнгән иде. "Мо­ның кадәр җирне бер кулга бирү - зур ялгыш. Бер х­у­җада сөрү җире 18-20 мең гектардан артса, хуҗалык белән нәтиҗәле идарә итү мөмкин түгел", - дигән иде Краснодар губернаторы. Бү­генге авыл хуҗалыгы министры фикере капма-каршыга үзгәргән, күрәсең.


Башкача булганда, алда әйтелгән 22 агроолигарх гаиләсенең һәркайсы карамагында 600 мең гектардан артык сөрү җире булмас иде. Эшләр шулай дәвам иткәндә, дәүләт ярдәменең киләчәктә дә иң саллы өлеше кемгә эләгәчәгенә шик калмый.


Иң аянычлысы - агроолигархлар арасында Рос­сиянең авыл хуҗалыгы юнәле­шен­дә эшләүче югары дә­рәҗә­дәге җитәкчеләр­нең якыннары, туганнары да бар. Кем әйтмешли, балык башыннан чери...

http://www.vatantat.ru

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: