Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Үлем йорты»н төзү өчен 250 миллион сум кирәк

Хосписны - үлем йорты диләр. Чыннан да, бирегә инде сәламәтләнергә өмете югалган, көчле авырулар белән интегүчеләр мөрәҗәгать итә. Хосписта аларның газапларын бераз булса да җиңеләйтергә тырышалар. Үләр алдыннан соңгы көннәренә ямь өстиләр.


Республикада андый йорт моннан өч ел элек ачылды. Баштарак ул бары тик балалар өчен генә каралган булса, соңрак олы яшьтәге авыруларга да алыштыргысыз әйбер икәне ачыкланды. Бүген хосписны, аны ачкан Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавиловны белмәгән кеше юктыр. Шушы кыска гына вакыт эчендә әлеге үзәк 463 кешегә ярдәм күрсәтә. Гыйнвар-апрель айларында гына да хоспис бинасыннан 161 кеше үтә, шуларның 75е балалар. Ике меңгә якын өйдә дәваланучыларга да даими ярдәм итә үзәк. Бүген республика буенча тагын өч меңгә якын кеше мондый ярдәмгә мохтаҗ, ләкин хосписта артык урын юк.

- Хоспистагы кешеләр авыртудан җәфаланмый. Миңа авыруларның туганнары, дуслары килеп аларга урын бүлеп бирүләрен күз яшьләре белән үтенә. Минем йөрәк әрни, урыннар юк бит. Олылар бүлегендә 18 урын! Казан кебек зур шәһәр өчен бу бик аз сан, - ди Владимир Вавилов.

Хоспис мәйданын киңәйтү максатыннан Казаннан дүрт чакрым ераклыкта "Березка" лагеры кырыенда төзелеп бетмәгән бина да тапкан фонд хезмәткәрләре. Биредә 40 урынлы олылар хосписы булачак. Аны сатып алу, төзекләндерү өчен 250 миллион сум акча кирәк. Бу сумманы җыю өчен 12 июнь - 30 август көннәрендә "Бергә хоспис төзибез" дигән хәйрия марафоны үткәрелә. Шул рәвешле миллионлаган сумманы җыярга өметләнә паллиатив ярдәм күрсәтүчеләр.

Хосписның бу бинасы 98 урынлы булачак. Әлегә ул 35 кеше генә сыйдырышлы. Яңа бинага олылар күчәчәк, ә балалар бинасы 40 урынга зурайтылачак.

- 2012 елда халык хоспис төзүне хупламаган иде. Хәзер кешеләрнең палиатив медицинага карашы үзгәрде. Ул авыруны башыннан ахырына кадәр хәлен җиңеләйтүгә юнәлтелгән. Гади хастаханәдән аермалы буларак, биредә пациентка дүрт төрле - медицина, психологик, социаль, рухи ярдәм күрсәтелә. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы да палиатив ярдәмне хуплый, - ди Татарстан Республикасы сәламәтлекне саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов.


Алисә Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев