Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Кызым ашатмый. Керләремне дә юмый. Чит кешегә дә болай каты бәгырьле булмыйлар"

Казанның Әбҗәлилов урамындагы бер йортта яшәүче Илгиз абый күптән түгел 66 яшен тутырган. Карап торышка бер дә ул яшьне бирмәссең. Битен сакал-мыек каплаган, маңгаенда сырлар үз юлын салган. Мин аны буранлы көндә очраттым.

Пекарня төбендә туңып, калтырап утыра. Бик кызгандым. Өч өчпочмак, бер стакан чәй алып, аңа таба юнәлдем. Ул аска карап утырган җиреннән башын күтәреп, миңа төбәлде. Карашлар очрашты. “Бу сезгә”, – диюгә, куллары, калтырана-кал­тырана, ризыкка үрелде. Бермәлгә икебез дә сүзсез калдык. Ирексездән күзләрем яшьләнде. Карыйм: абый да елый. Бу очрашу күңелне кузгатты. Башка берни дә әйтә алмадым. Тиз-тиз эшкә киттем. Көн буена бу абыйны оныта алмадым.
 
Икенче көнне иртән тагын шул юлдан китәргә булдым. Теге абый юк. Аптырагач, пекарнядагы сатучыдан кереп сорадым. “Бүген соңрак килә ул. Төшке аш вакытындарак очраша аласыз”,– диде.
 
Мин килгәндә, җылы чәй эчеп, ашап утыра иде инде. Моннан алты ел элек хатыны үлеп киткән икән. Илгиз абый эчми-тартмый. Шуңа да барлык күршеләре хөрмәт итә икән үзен. Кызы гына, кияүдән аерылып кайтып, әтисен өйдән куа башлаган.
 
– Кызымны бик яратып, кадерләп үстердем. Әнисе, артык иркәлисең, дип әйтә иде. Бар байлыгым аңа булсын дип тырыштым. Хәзер исә, минем янга күченеп килеп, фатирның яртысына хуҗа булды. Мине кайчак куалый да. Әле ярый үзем каршы тора алам. Тик менә ашатмый инде. Керләремне дә юмый. Чит кешегә дә болай каты бәгырьле булмыйлар. Кызым ире белән тора алмады. Мин кияүне бик ярата идем. Аерылмагыз, дип тә карадым. Тик Фирая бер урыс ияртеп кайтты. Алар өйдә чакта миңа бүлмәдән чыгарга ярамый. Ә бит кайчандыр мин аңа фатир да алып биргән идем. Ул аны сатарга мәҗбүр булды. Уен автоматларында оттырган акчасын шулай түләде. Хатыным да аның бу кыланмышларына түзә алмады. Җәй көне бакчада яшим. Анда тыныч, җанга тиюче юк. Кышка монда кайтам. Өйдә тынычлык бетсә, монда чыгам. Йөз кешенең берсе, килеп, хәлемне сорый. Яшьләр, үзләренә ризык алырга керсә, миңа да өлеш чыгара. Сатучы кыз да мәрхәмәтле. Чәй булса да бирә. Пенсияне күп алмыйм. 8 мең тирәсе түлиләр. Коммуналь хезмәтләр өчен 4 меңе китә. Газ өчен шактый сумма җыела. Кайчак ашарга да кала. Мин монда сораныр өчен чыкмыйм. Көнем узсын дим. Ашаталар икән, рәхмәттән башка сүзем юк. Әмма мин ач торырга өйрәндем инде. Тик менә ялгызлыкка, балам тарафыннан рәнҗетелүгә генә ияләнеп булмый.
 
Илгиз абыйны тыңлап бетергәч, тагын пекарняга кердем. Кулымда – өч өчпоч­мак, кайнар чәй...
 
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев