Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Кызыгызны комага җибәрәбез...”

Радик һәм Ләйлә Шәймөхәммәтовлар ике кыз тәрбияли. Беренче балаларына карата аеруча зур игътибар, сынмас сабырлык таләп ителә - язмыш яшь әти-әнигә зур сынау әзерләп куйган - тәүге сабыйлары Ралинәнең туганда баш мие авыр дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән... Бүгенге көндә алар Ралинәне аякка бастыру, терелтү турында хыялланып яши.

Татарстанның Балтач районы Яңгул авылы кызы Ләйлә күрше Алан авылында яшәүче Радик белән ике ай гына очрашып йөри дә, бик яратып кияүгә чыга. Ләйлә алты балалы гаиләдә хезмәт белән тәрбияләнеп үсә, шуңа да ире белән авылда төпләнеп калудан һич курыкмый. Кайнана-кайната белән бергә яши башлыйлар. Хуҗалыклары зур: күпләп мал асрап, бакча тотып, тырышлык белән көн итеп ята алар.



Тиз генә авырга уза Ләйлә. Бу яңалыкка бөтен туганнар да бик сөенәләр, түземсезләнеп кечкенә бала тууын көтәләр. Ләйлә йөген әйбәт кенә күтәрә, үзен яхшы хис итә. Йөклелек чоры да, анализ нәтиҗәләре дә - барысы да әйбәт була.

- Бала табар вакытым якынлашканда, көмәнемне саклау өчен, хастаханәгә яткырдылар, - дип, моннан өч ел элек булган хәлләрне искә алды Ләйлә. - Авырымны да УЗИдан Балтачта гына карадылар. Тулгак башлангач, табарга алып киттеләр. УЗИда тиешенчә карамаганнардыр инде - баланың муенына кендек бавы биш мәртәбә уралган булган, юкса, шуны күреп Кесарев кисеме ясаган булырлар иде. Ә миңа үзлегемнән таптыра башладылар. Кендек чорналган булгач, бала буылды, кысылды, башына кислород кермәгәч, баш миенең күзәнәкләре дә үлгән...

Бу мизгелләр турында күз яшьләрсез сөйли алмый яшь әни. Ачы тулгак газапларын кичереп, мең газаплар белән баласын якты дөньяга тудырып та, Ләйлә кызын кулларына алып сөя дә алмый кала.

Бала зәп-зәңгәр булып туа. Кендеккә чорналудан буылып тугач, ике күзе дә тоташ шешкән...

Бер сәгатьтән Казаннан "Ашыгыч ярдәм" машинасы да килеп җитә.



- Гаеп табибларның үзләрендә булганга күрә шулай тиз чакырткан булганнардыр инде "Ашыгыч ярдәм"не. Машина килгәнче, хирурглар баланың борынына кислород тоташтырып кына исән килеш саклап тора алдылар, ә "Ашыгыч ярдәм" белән ДРКБга алып киттеләр, - ди Ләйлә.

Болай да нәрсә уйларга белмичә куркып, югалып калган Ләйләгә табиблар җанөзгеч сүз әйтәләр: "Казанга барып җитеп булмаячак, сабый юлда үләчәк". Ләйлә өчен бик авыр минутлар, сәгатьләр була бу...

"Кызыгызны комага җибәрәбез"

Ходай Тәгалә кызчыкны исән калдыра. Күрәсең, нарасыйның гомере бетмәгән булган.

Казанда Ралинәне реанимация бүлегенә урнаштыралар. Өч тәүлек буена сабыйның сәламәтлегендә бернинди уңай үзгәреш булмый. Үзлегеннән сулый алмыйча ята бала, ә йөрәге "яшисем килә" дип типкәндер, мөгаен.

Табиблар Радикка кызларына укол ясап, өч көнлек комага җибәрергә тәкъдим итәләр. Максатлары - сабыйның организмын ял иттерү, шулай эшләгәндә яңадан "уянып китәр", диләр.

Шәймөхәммәтовлар өчен бу көннәр газап утында януга тиң була. Нәрсәләр генә уйлап бетерми алар. Әлбәттә, көчле стресс кичерәләр, бигрәк тә Ләйлә бирешә.

- Табибларга шалтыратып кызыбызның хәлен сорашкан арада да, йөрәк табан астына төшеп китәргә әзер тора иде - үлмәдеме икән дип кот алынды. Тугыз ай буена зарыгып көттек бит, инде күзгә күренгәч ул баладан башка ничек яшәрмен дидем. Шулай да, кайчан да булса кызымны үз кулларыма тотып ашатуыма өметемне өзмәдем. Һәр төнне диярлек бер үк төрле төш күрдем: кызчыгым үз аяклары белән капкадан килеп керде, - дип сөйли яшь әни.

Комага җибәрүнең файдасы тия: Ралинәнең организмы әкренләп тернәкләнә башлый. Ике атнадан соң нарасый үзлегеннән сулый. Тик моның белән генә әле мәшәкатьләр тәмамланмый шул: сулый башласа да, тәне хәрәкәтләнми. Кайчакта кисәк-кисәк йә кулын, йә аягын тарткалап ала, ә башкача кымшанмый да.

"Балагызга күз тияр инде сезнең"

Йөкле вакытта Ләйләгә берничә кеше: "Ирең дә, үзең дә бик чибәр, балагызга күз тияр инде сезнең", - диләр. Күз тигән, күрәсең, бу сабыйга...

- Бер айдан соң, кызымның күзендәге шешләр кими башлады, тик кылыйлыгы калды. 35 көн хастаханәдә ятканнан соң авылга кайтып киттек. Үзлегеннән йота алмагач, ашказанына зонд тоташтырдылар, шуңа шприц ялгап кына эчерттем сөтемне дә. Ул вакытларда миңа бик авыр булды... Көтеп алган беренче бала бит ул - аның шулкадәр газаплануы йөрәкне меңгә телде. Башкаларның сабыйлары сау-сәламәт, ә минеке сөтне дә көчкә йота бит... Үзе бик матур сабыем, озын керфекле, кап-кара күзле - нәкъ әтисе! Ралинә исемен дә Радикныкына охшатып куйдык, - ди Ләйлә.



Әти кешегә дә бер дә җиңел түгел, тик ул хатынын һаман яхшыга өметләндереп, Ләйләгә зур ышаныч биреп тора: "Исән калды бит - иң мөһиме шул! Нинди булса да, үзебезнеке, бик яратабыз үзен", - ди Радик һаман.

Бераздан Ләйлә ике чәй кашыгы сөтне шешәгә салып, шуны сәгать буе ашата кызына - монысы да зур уңыш була. Шешәне авызына каптырып куйса, кызчык сөтне йотмыйча, авызында җыеп тора. Әкренләп кашыктан ашарга күнегә. Йота белмәгәч бик читен, кызчык һаман саен тончыга. Бик курка Ләйлә андый чакларда. Әмма барыбер ашатырга тырыша.

Ралинәгә өч ай тулгач, массажларга йөртә башлыйлар. Акрынлап кына булса да, алга китеш сизелә - кызның күзләре турая. Соңрак йөзе сәламәт балаларныкына охшап кала. Ике ай саен массажга йөреп торалар. Бер яше тулгач кызчыкны буыннары йомшарган арада сөяп куеп утырта башлыйлар.

Шундый мәшәкатьле көннәрдә, Ләйлә икенче тапкыр йөккә узганнан соң, баланы табаргамы-юкмы дип шикләнеп кала. Икенче бала белән дә шундый сират күперләре кичәсе булыр дип начар уйларга бирелә, табибларга ышанычы бөтенләй бетә хатынның. Кайнанасы: "Кызым, ачуланма, тик авыру бала белән калмагыз, алып кайт икенче балаңны, үзебез карашырбыз", - ди. Радик баладан баш тарту турында уйламаска да куша. Чыннан да, йорттагы өлкәннәр уллары белән киленнәренең бик зур ярдәмчеләре. "Әле дә ярый алар бар", - ди Ләйлә.

Ходай рәхмәте белән, Ләйлә һәм Радик икенче кызларын алып кайталар. Шөкер, бала сау-сәламәт, бөтерчек кебек, бик шаян, шук - сөбеханаллаһ! Ралинәнең иң якын дусты ул, апалы-сеңелле бер-берсен нык яраталар, Айгизә апасын бик кайгырта икән.

Бушлай сыр капкында гына була

Хәзер кая гына, кемгә генә мөрәҗәгать итсәң дә, акчасыз селкенеп тә булмый торган заман. Шәймөхәммәтовлар да бушлай хезмәт күрсәтә торган тернәкләндерү үзәкләренә йөриләр. Акча түләмәгәч, ничек тә ярар дип кенә караучылар аз түгел. Кызга ярты сәгать массаж ясыйлар да, шуның белән шул.

Ләйлә белән Радик уйлашып, Казанда түләүле шәхси үзәк табып, шунда дәваланырга киләләр. Ралинәнең башын бер сәгать буе тикшергәннән соң, әти-әнигә сөенечле хәбәр җиткерәләр: "Баш миендә бернинди тайпылыш юк, баланың киләчәге сезнең кулларда! Кызыгызны кеше итәсегез килсә, аның белән күбрәк шөгыльләнергә кирәк", - дип әйтәләр.

Беренче ун көнлек дәвалану 45 мең сумга төшә. Бу чыгымнарны баланың инвалидлык өчен килә торган пенсияләрен җыеп барып каплыйлар. Киләсе дәвалану курсларына акча кайдан алырга дип баш ватсалар да, балаларының савыгу мөмкинчелеге аларга дәрт өстәп җибәрә.

Икенче дәвалану курсына 100 мең сум акча кирәк була. Гаиләләрендә кечкенә кызлары Айгизәне дә тәрбияләгән Шәймөхәммәтовлар моның кадәр сумманы ялгызлары гына күтәрә алмый, билгеле. Гаиләне туендыручы - әти кеше, ә Ләйлә әлегә кечкенә кызлары белән өйдә утырырга мәҗбүр. Борчылулар аркасында Ләйлә 25 килограммага ябыккан...

Дәвалануны дәвам иттерәләр

Дөньяда мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр күп. Ралинәнең икенче дәвалану курсына акча җыю өчен, Интернет аша мөрәҗәгать итәләр. Нәкъ менә ураза Гаете вакытына туры килеп, күпләр фитыр сәдакасын Ралинәнең картасына салалар. Шул рәвешле, тагын ике тапкыр дәвалануга җитә акча.

Иң мөһиме: уңай үзгәрешләр бар! Ралинә ныклап башын, гәүдәсен тотарга өйрәнгән. Массажларны, башка төрле күнекмәләрне бик авырттырып, елатып ясасалар да, сәламәтлегендә алга китеш хәйран сизелә. Ул хәзер рәхәтләнеп елмая да ала.

Яшь гаилә ирешелгәннәр белән генә туктап калмыйча, дәвалануларны дәвам иттерергә тырыша. Балалары савыгуга ышанычлары зур. Шушы көннәрдә Ралинә белән чираттагы дәвалануга Казанга килделәр.

- Ике ай саен 100 мең сум табып булмый шул, ә дәвалануларның күпме дәвам итәчәге әлегә билгесез. Балабызны савыктырырга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, бик рәхмәтле булыр идек, - ди Ләйлә белән Радик.

Тамчыдан күл җыела диләр бит. Күңелендә мәрхәмәт орлыгы булып, хәленнән килгәнчә генә акча салган кешеләр өчен бу гамәл сәдакадан булса, Ләйлә белән Радикка зур ярдәмегез тияр иде.

Ралинәнең әнисе Шәймөхәммәтова Ләйлә Хәйретдин кызы исеменә ачылган карта һәм счетның номерлары:


4276 8800 8821 9732 (Сбербанк)
408 178 103 62 000 69 87 41
СБЕРКНИЖКА номеры: 42307.810.3.6200.0298015
Ләйләнең телефон номеры - 8 93 72 90 83 58
"ВКонтакте" челтәрендә Ралинәгә багышланган махсус төркем бар: https://vk.com/club124161288

Кадрия ХӘСӘНОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев