Саба ТВ

Кырга ярыш өчен чыкмыйлар

Балтач кешеләрен таныйм... Танылган шагыйребез Гарифҗан абый Мөхәм­мәт­шин­ның шигъри юлын бу араларда еш кабатларга туры килде әле. Урак барган чорларда басу-кырларда шактый булдым. Болай да бөтенесе уч төбендәгедәй күренеп, җәйрәп яткан кырлар - минеке. Җаныма урманы да, зур сулыклары да мондый рәхәтлек, тынычлык бирми.

Өстәвенә бу кырларда нәкъ минем кебек шушы рәхәтлекне җаны-тәне белән тоя, күрә, тәмен белгәннәр эшли. Бер караганда, әле мине аңлап була, минем ишеләр анда матурлыкка сокланырга гына килә, ә уникешәр-унбишәр сәгать (кайчакта аннан да артып китә ләбаса) шушы тузан эчендә "эһ" дип тә зарланмыйча эшләү өчен, нинди романтик булырга кирәк икән? Авылдашым комбайнчы Марат Сабирҗанов үткән ел шулай дип һушымны алган иде инде: "Бу кырларда нәр­сәдер бар, мин алар яныннан башка вакытта да тыныч кына үтеп китә алмыйм. Юлда барганда туктап, басу уртасына кереп чыгам". Кырда эшләүчеләрнең әллә ничә­сеннән: "Быел гына эшлим дә бүтән комбайнга утырмыйм ди­сең, язга чыгып, уҗымнар күзгә күренә башлау белән бөтен фи­керең үзгәрә, кырга чыгар көнне көтә баш­лый­сың", - дигәнне ише­тергә туры килде. Миңа калса, бездәгедәй начар, ярлы туфракта мул уңышны фәкать шушылай җир эшен, кыр эшен яратып, ихлас эшләгәндә генә башкалар көнлә­шерлек иген үстереп буладыр.

Агроном Илгиз

4-3
Бу кырларның һәр борылышы, уентыгы, һәр сикертмәсе - һәм­мәсе таныш аңа. Күзен бәйләп, төн уртасында теләсә кайсы басу уртасына алып килсеннәр, барыбер таныячак. Күзен ачуга ук: "Монысы - Торна сазы", - дияр. Елның-елында иң азактан җитешүче, шактый ярлы туфрагы белән бик күп тәрбия сорый торган бу басуларны башкасы белән бутап булмый шул. Төрлесе төрле тарафта булса да, "Алан буе"н да, "Сосна басуы"н да, "Шелтә тавы"н да таныячак. Әле һәр басуның тарихын, анда кайсы культураның яратып үсүен, кай­сының яратмавын да сөйләп бирәчәк.


- Дөрес булса, моннан күп еллар элек, әле райкомнар оешып, хуҗалыкларның бөтен эшчәнле­ген тикшереп, контрольләп, өйрә­теп мәш килгән заманда, бу басуда безнекеләр басу технологиясен бозган, культиен, тырмасын, чәч­кечен бөтенесен бер юнәлештә керткәннәр. Менә шуның өчен ул чактагы җитәкчегә бик нык эләк­кән. Шелтә биргәннәр, диләр. Өл­кәннәр шулай сөйли инде. Менә шуннан басуга да исем булган: "Шелтә тавы"...


- Район башлыгы Рамил Рә­ши­товичның бер фикере бик ошый миңа, - ди "Яңа тормыш" хуҗалы­гында агроном булып күп еллар эшләүче Илгиз Заһидуллин. - Җирне агрономнардан да яхшы белүче юк дияргә ярата ул (үзе дә - элекке агроном - Г.Х.). Җитәк­челәргә безнең фикергә колак салырга кушуы бит инде. Мин үзем зарлана алмыйм, бераз бәхәс­лә­шеп алсак та, уртак фикергә тиз ки­ләбез. Безнең хуҗалыкның җир­ләре эшләр өчен дә, үстерер өчен дә уңайсыз, соң өлгерә торган, сазлыклы җирләр дә, тау-ташлы урын­нар да күп. Кайсында дым сак­ларга, кайсында киресенчә эш­ләргә кирәк. Җир эшкәрткәндә, шуңа күрә дә кайсын тирәнәйтәбез, кайсын сукалыйбыз... Әмма барыбер җир эше - лотерея ул, уңыш йә була, йә юк, йә отасың, йә оты­ласың. Уңыш булса, син - кеше, бул­маса, үзеңне гаепле итеп си­зәсең... Нәрсәнедер эшләп бе­тер­мәдем бугай дисең, гәрчә синнән генә тормаган факторлар бик күп булса да.


"Яңа тормыш" - районда күп еллардан бирле иң нык ху­җа­лык­ларның берсе, игенчелектә дә уңышлары тотрыклы. Димәк, Илгиз әле лотереядә отып бара дигән сүз. Шулай була күрсен.

Фәргать: "Ярыш ат чабышында гына була"
4-1
Моннан дистә еллар элек урып-җыю чорында урак батыры исеме өчен районда нигездә ике кеше көрәшә иде. Берсе - "Татарстан" хуҗалыгы комбайнчысы Реваль Бариев, икенчесе Тимирязевтан Фәргать Гаязов. Бер елны берсе, икенче елны икенчесе җиңсә, әллә болар Сабантуй батырлары кебек, кайчакта алдан сөйләшә­ләрме икән, дигән көфер уйлар
да килер иде дә, юк, Фәргате дә, Ревале дә икешәр-өчәр ел рәттән җиңәргә мөмкин. Шулай булды да. Әмма тагын шунысы хак: берсе беренче булса, икенчесе азга гына калышып, икенче була иде. Реваль инде биш еллап комбайнда эш­ләми, Фәргать - бүген дә штурвал артында.


- Мин беркайчан беркем бе­лән ярышмадым, беренче булыйм дип тә омтылганым булмады. Реваль дә басуга Фәргатьне узыйм әле, җи­ңим әле дип чыкмагандыр. Алай итсәң, ашыксаң-кабалансаң, кырда, бигрәк тә комбайнда эшләп булмый. Нәтиҗә өчен дип, центнер өчен дип эшлисең икән, чын мәгънәсендә янасың. Ярыш ат чабышында гына була дип саныйм мин. Ә кырда ватылмыйча эшләргә тырышырга кирәк, шул чакта гына нәтиҗәң була. Комбайн бит - шундый техника: монда игътибарың читкә юнәлеп, бер кечкенә генә таш керә икән, иң аз дигәндә берничә сәгатьлек яки инде бер көнлек ремонтыңны сал да куй... Әле бер генә ремонт булмаска да мөмкин... Бер көе китсәме... Берни эшләп булмый, көннәр алып, ремонтта яткан чаклар да була...


Әле бит моны Фәргать сөйли! Башкалар көн алып ятарлык ремонтны да өч-дүрт сәгатьтә эшләп чыгучы Фәргать (Тимирязев исе­мендәге хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов шулай ди). Кичтән ватылып кайтса, тынычлап йоклый алмый торганнардан шул Фәргать, аны ремонтлап бетереп, кеше рәтендә эшкә кузгала торганнардан. Башкалардан калышмыйм дигән әйбер түгел бу, гадәте шундый, шулай эшләргә күнеккән. Һәм бит әле аңа ничектер барысы да җиңел бирелә кебек. Сәләт дигә­нең дә бардыр, тәҗрибә дә үзе­некен эшлидер. 1975 елдан бирле шушы техника янында бит инде ул (бу еллар эчендә комбайннарны, һәр узелын энәсеннән-җебенә кадәр ничә сүтеп-җыйды икән?!). Эшләп китүе дә бүгенге күзлектән караганда могҗизага тиң. Бер ел ул чакта данлыклы комбайнчы Шаһислам Мәрдановта ярдәмче булып эшли дә, 1976 елда инде Фәргатьнең үзенә аерым комбайн бирәләр. СПТУның беренче курсын тәмамлаган егеткә бит ул!


- Үрнәктә укый идем әле ул чакта. Ике ел "права"сыз эшләдем, - дип көлемсери Фәргать. - Ничек ышанып биргәннәрдер, белмим. Беренче елны мәрхүм энекәш Тәл­гать белән эшләдем, аннан Җәүдәт, Шәүкәт энекәшләр ярдәмче булды...


Аларга алмашка Фәргатьнең үз уллары Рифкать, Рәис, Рамил килә. Инде алардан соң да аның кул ас­тында техника серләренә өй­рән­гән егетләр шактыйга җыйнала. Соң­гы ике елда Фирдүс Гарифуллин белән эшлиләр икән. "Молодец, булдыра торган егет", - дип, без сөйләшкән арада штурвалын аңа бирсә дә, комбайныннан күзен дә алмады Фәргать. "Кеше баласы бит ул, ышанып алып чык­кансың икән, исән-сау тапшырырга да язсын, бик зур җавап­лылык бу", - ди ул.


Еллар үзенекен итә: хәзер инде Фәргать комбайндагы хәрәкәт­ләнә торган һәр детальнең (ә би­редә бөтен нәрсә дә хәрәкәтләнә, ди ул) "көе"-тавышыннан барысы да әйбәт булуын яки кечкенә генә төгәлсезлекне дә аңлап ала. Дүр­тенче маркалы комбайнда эшли ләбаса! Бу "Дон"ында гына да - уналтынчы сезоны.


- Комбайның шактый иске икән бит, яңа техника кайткач, ничек сиңа бирмәделәр? - дим.
- Минем чират түгел бит, - дип гаҗәпләндерә Фәргать. - Бездә бөтенесе дә чират белән. Үз гомеремдә беркайчан яңа комбайн бирегез дип йөргәнем булмады.
- Районда ничә тапкыр җиң­гәнеңне беләсеңме? - дим.
- Үземнең санаганым булмады, Марат Готович әле районда эш­лә­гәндә "унҗиденчесе" дигән иде...
- Иң авыры нәрсә?
- 6 метрлы ургыч белән юлда йөрү, бигрәк тә эңгер-меңгердә.
- Төнлә эшләү дип әйтерсең дип уйлаган идем...
- Төнлә эшләү - эшләү түгел инде ул. Артка бөртек чыкканын да күрмисең, калганын да... Бездә бит шуңа да бик четерекле очракларда гына төнлә эшләтәләр. Иртәгә яң­гыр ява, менә шушы участокны яки борчакны бетерик инде ди­гәндә эшләгән вакытлар булгалады.

Менә шундый Райнур

Районда данлыклы комбайнчы Райнур Бариев турында язарга җыендым да, күп еллардан бирле белгән бу егетнең (исеме югарыда телгә алынган легендага тиң ком­байнчыларыбызның берсе Ре­валь­нең энесе) гел шулай алдынгы булуының, макталуының сере нәр­сәдә икән соң дип уйлана калдым.
- Үз-үзенә ниндидер бурыч куеп, китапча әйтсәк, максат куеп, бер нәрсәгә карамыйча әнә шуны үтәргә, эшләргә тырыша торган, үҗәт кешеләр була. Райнур әнә шундыйлардан. Ул беркайчан, булмый, эшли алмыйм, дими һәм эшли дә, - ди "Татарстан" хуҗа­лыгы рәи­се Айнур Нотфуллин. - Мактанмый да, зарланмый да, ашау вакытында килмәсәң, туктап, сөйләшеп тә тормый - эшләвен белә...


Комбайнчылар динас­тия­сен­нән Райнур. Әтисе Равил абый гомере буе хуҗалыкның алдынгы тракторчысы, комбайнчысы булган. Бу техника серләрен Ревальгә нәкъ менә әтиләре өйрәтсә, ул - Райнурга, Райнур - Ревальнең улы Риназга... Дүртенче кеше инде шушы кырларда хезмәт итә. Барысының бергә эшләгән елларын, шушы басу-кырларда үткән юлларын, урган гектарларын, суктырган ашлыкларын исәпләсәң, нинди саннар чыгар иде икән? Абыйлы-энеле икесе куйган рекордлар гына да бихисап лабаса. Дөрес, әлегә Риназ - ярдәмче генә. Әмма инде әтисендә - бер ел, абыйсында икенче сезонын ярдәмче булып эшләүче егетне мактап туя алмыйлар. Тыйнаклыгы йөзенә чыккан Риназга карап, алма агачыннан ерак төшмәгән, дип сокланып куясың.


- Быел ярдәмчеләргә бик авыр булды, - ди Райнур. - Теземнәр бик калын, ургычка сыймаганын тар­катырга, бөялгәнен җәеп җибә­рергә кирәк. Кайбер елны күбрәк безнең янга утырып йөриләр, ремонтлаганда булышалар, чис­тарту-тәртипләү ише эшләрне генә карыйлар иде. Быел җиң сызганып эшләргә туры килде.


Ә Риназ дәшми, көлемсерәп, абыйсын тыңлап тора. Ни дисәң дә, яшьлек шул, бүгенге арыган иртәгегә онытыла, чыныгулар үзенекен итә, өстәвенә, эшнең генә түгел, үзе эшләп тапкан акчаның ни дәрәҗәдә кадерле булуын да, тәмен дә белә инде ул.


1994 елдан бирле комбайнда икән Райнур. Башта берничә ел абыйсында ярдәмче булып эшләгән, аннары аңардан калган комбайнга утырган. 2003 елдан үзенә яңа "Дон" биргәннәр. "Быелгы кебек катлаулы урак булган идеме?" - дип сорыйм Райнурдан, гәрчә җавабын инде белсәм дә. Билгеле, мондыйлары да, моннан авырлары да булган. Ел елга охшамый, һәр елны нинди дә булса үзгәлек килеп чыга. 2010 елгы корылыкта көннәр буе басу буйлап чабып, бер-ике бункер ашлык суктырганнары да онытыла торган булмагандыр. Басуда, юлда да төрле хәлләр килеп чыга, кайчакта изге көчләр, кайчакта осталык кот­карган вакытлар да була... Үт­кән елгы кебек бер айда тәмамланган, быелгы кебек сузылган уракның һәр көне генә түгел, һәр сәгате - сынау шул дисәм дә, һич арттыру булмас.


Кешеләр белән аралашканда төрлесен күрәсең: кемнедер языйм, фотога төшерим дисәң, ризалату өчен төрле рольгә керергә туры килә. Ә Райнур рәхәт: ник язасың, кая язасың, нәрсәгә, дими, "эш калдырып йөрисең инде шунда" дигән кыяфәт тә чыгармый, сабыр гына җавап бирә, әйдә, бер фотога да алыйм инде, дигәч тә, киемендәге тузанын (борчак суктырган чак!) кагып төшерде дә Риназ белән бергә комбайны янә­шәсенә басты. Кылану юк, ялындыру юк. Әйтәм бит, рәхәт кеше. Һәм инде ничәнче тапкыр ышанып кабатлыйм: юк, тикмәгә генә мактамыйлар бу егетне!

("Ватаным Татарстан", /№ 141, 22.09.2017/)

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: