Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Күрше фест» халык конкурсына нәтиҗәләр ясалды

Җиңүчеләр арасында безнекеләр дә бар.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узган «Күрше фест» халык конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Приз фонды – 20 миллион булган әлеге конкурска Татарстаннан 585 проект тәкъдим ителгән, шуларның 64е грант алган.

Шунысы куанычлы, җиңүчеләр арасында безнекеләр дә бар. Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гыймадиева командасы белән 3 ишегалдында «Халкымның күңел бизәкләре” дип исемләнгән чаралар уздыру хокукын алды. Әлеге чараларда татар халкының милли бизәкләре турында сөйләшү, әлеге бизәкләрне агачка төшереп буяу буенча мастер-класслар, милли уеннар, фотосессия үткәрү һәм халкыбызның милли ашлары белән чәй эчү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев