Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Курсабаш” хуҗалыгы сөт җитештерү буенча районда беренче өчлектә бара

"Курсабаш" хуҗалыгы сөт җитештерү буенча районда беренче өчлектә бара.

Биредә бер сыерга уртача 25,3 килограмм, бер көнгә 8600 килограмм сөт савыла. Сөт җитештерүдә алдынгылыкта барса да, хуҗалыкның игенчелектә башкарып бетерәсе эшләре күп әле. Хисап сайлау җыелышында чыгыш ясаган белгечләр дә үзләренең тиешенчә башкарып җитмәгән эшләрен билгеләп үтте.

Ленар Шакиров, "Курсабаш" җәмгыяте җитәкчесе:

-Хезмәт коллективы тырышлыгы белән узган ел 29813 центнер сөт, 2468 центнер ит җитештерелде. Сөт җитештерү узган елга карата үсеш 118 процент, ит җитештерү 111 процент тәшкил итә. Бер сыерга 2015тә еллык савым уртача 4620 булса, узган ел 5800 килограмм сөт савылды. Рентабельлелек 27 процент. Тәүлеклек үсеш - 717 грамм. Терлекчелектән хуҗалыкка 93,651 миллион сум акча керде. Бер кеше 1,303 миллион сумлык продукция җитештерде. Хуҗалыкта 96 кеше хезмәт куя.

2015 елда уртача хезмәт хакы 12153 сум булса, узган ел уртача хезмәт хакы 17938 сумга җитте. Җитештергән продукциядән кергән акчаның 20 проценты хезмәт хакы бирүгә тотылды. Киләсе елда тагын да зуррак хезмәт уңышларына ирешеп эшләргә язсын. Хезмәтчәннәрнең гаиләләренә иминлек, үзләренә саулык-сәламәтлек телим.

Язманы тулысынча "Саба таннары" газетасында укый аласыз.

Реклама

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев